Принято заявок
1468

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Умарталы балачак

Бал кортлары кешеләрнең,

Якын дуслары алар.

Дәвалауда булышучы,

Тәмле балны ясыйлар.

Бик зур кызыксыну белән,

Умарталык тотабыз.

Әти-әни, энем һәм мин,

Бу эшне яратабыз.

Бал аерта торган өйдән,

Кайтасы килми кайчак.

Файдалы да, күңелле дә,

Нинди рәхәт балачак.

Шәп бүләк!

Энем кулында кәнфитләр,

Яңа ел көне бүген!

Әй, сөенә: «Кара әле, — ди,

«Кыш бабайның бүләген!»

Тотып карый сайлый-сайлый,

Кабып куя кайсысын.

Әни күрә, ләкин әйтми,

Тешләре авыртасын.

Укыдым да язуларын,

Барысын да аңладым —

«Шикәрсез кәнфит» диелгән

Тышларында аларның.

Тукайга

(якынлашып килүче олуг юбилее уңаеннан, Тукай абыйга ачык хат)

Тукай абый, ачулысын безгә?

Туган телне хәтсез таптадык.

Сезнең васыятьне сакламадык,

Аяк асларында таптадык.

Татар телен зурлап, «ана теле»,

«Тукай теле» дибез без аны?

Үз милләтен хөрмәт иткән кеше

Туган телен шулай бозамы?!

Шүрәлең дә кайтмый урманнарга,

Йөрми инде кеше кытыклап,

Чөнки урманнарың хәйран янган,

Кайберләрен давыл «кырыккан».

Калган өлеше дә сакланмый шул:

Ял итәргә бик еш барыла,

Барлык калдык-постык, чүп-чарлар

Юл уңае атып кайтыла.

Су анаң да күренмидер күптән,

Су буйлары чүплек, пычрак…

Елгаларда да ниләр генә акмый,

Ничек кайтсын ди ул бичара?!…

Тукай абый, өметсезләнмә син,

Төзәлербез, әле соң түгел,

Татар яши әле, телебез бар,

Бик ышана моңа бу күңел.

Туган телебезне дә сакларбыз,

Бирмәбез ятларга таптарга.

Табигатьтә безгә үпкәләмәс,

Сүз бирәбез аны сакларга.

Киләчәгем өметсез түгел әле,

Телем яши. Ул бит — үлемсез.

Тукай оныклары бит без диеп,

Горурланыр татар, күрерсез!

Гимадиева Чулпан Рамилевна
Страна: Россия
Город: с.Нуринер