2021 елның 28 ноябрендә, бөек рус шагыйре, Николай Алексеевич Некрасовка, 200 ел тула. Мин — татар авылы баласы, Некрасовның кайбер әсәрләре белән дәреслекләрдән шактый иртә таныштым. Кече күңелле Мазай карт, алты яшеннән ат җигеп, урманнан утын ташыган крестьян малае, як-ягында сөякләре аунап яткан беренче чуен юл, нужа белән байтүрәләрнең парад ишеге төбенә килгән чабаталы мужиклар – безнең хәтердә шагыйрь иң элек әнә шулар белән кергән иде.
Ул минем күңелемдә үз иленең чын патриоты, изелгән һәм кимсетелгән халыкның мәнфәгатьләрен яклаучы, аның моң — сагышын җырлаучы буларак кереп калды.
Некрасов иҗатында иң зур урын алып торганы – крестьян тормышы. Аның шигырьләрендә гомер буе бил бегеп тә мантый алмаган, сукасы артыннан ачлык патшасы ияреп йөргән игенченең ачы язмышы бөтен дөреслеге белән сурәтләнә. Шагыйрь ярлылар турында йөрәк җылысы белән яза, аларга теләктәшлек итә һәм шул ук вакытта рус крестьянының тәмам канын сыккан иҗтимагый тәртипләрне кискен гаепли. “Крестьян ыңгырышмаган бер генә почмакны да күрмәдем”,- дип язган Н.А.Некрасов.
Без аны “Рус илендә кем рәхәт яши” исемле поэмасын укыйбыз. Мул тормышта кайгы-хәсрәтсез яшәүчене эзләп җиде мужик сәяхәткә чыга. Хәсрәт Башы губернасының, Йодрык иле өязеннән җыйналган мыжиклар. Җидесе җиде авылдан. Авыл исемнәре генә дә бездә бик күп сөйли – Ямаулы һәм Сәләмәле, Теләнче һәм Калтырамыш, Янмыш ил, Ачтамаклар һәм Көекбай.
Әмма тормыш авырлыгы, хокуксызлык рус крестьянының көчле рухын, зирәк акылын, азатлыкка омтылышын сындыра алмады. Некрасов бер ук вакытта зур оптимист иде, ул бөек рус халкындагы әле уянып бетмәгән көчне тойды, үз иленең матур киләчәгенә ышанды. Ватан-анага мәрәҗәгать итеп:
Күрерсең күп газап әле алда,
Тик булмассың һәлак, мин беләм,- диде ул.
Некрасов тарафыннан сүрәтләнгән авылларны бүгенгесе белән чагыштырып карасаң, халкыбызның көченә, илебез күәтенә сокланырлык. Рус җиренә чын азатлык килгәндә әле ярты гасырдан аз генә артык вакыт узды. Ә аннан соңгы үзгәрешләр әйтеп бетергесез.
Бүгенге авылдагы тормыш муллыгын җаваплары чикләнгән “Игенче” ширкәтенең мисалында да әйбәт сүрәтләп булыр шикелле. Патша Россиясендә кресть-ян җирсезлектән интекте. Бер-ике имана җир белән гомер иткән зур-зур гаиләләр бездә дә аз булмаган, әле дә хәтерләп сөйли минем бабам. Ә бүген колхозда эшкә яраклы һәр кешегә ун гектар чамасы җир туры килә. Хәер, җан башына бүлгәндә дә җитәрлек. Машина-трактор паркындагы техниканы күр: 23 трактор, 6 комбайн, 6 автомашина. Тагылма корралларны санап бетергесез. Бетенесе күпме атны, кул көчен алмаштырадыр, әйтүе кыен.
Рәхәт тормыш күрим дисәң, сайлап тормастан, теләсә кайсы йортка барып кер. Безнең авылыбызда һәр гаилә газдан файдалана, телевизор карый һәр йортка су кергән.
Хәзерге заман белеме һәм техникасы белән коралланган игенче җирдән һаман күбрәкне ала. Безнең авылның җирләре уңдырышлылык белән дан тотмый. Алай да быел һәр гектардан 33 центнер бертекле ашлык, 55 центнер печән, 340 центнер кукуруз массасы алдылар. Терлекчелек продуктларын да байтак җитештерделәр.
Колхозчының эш шартлары күзгә күренеп яхшыра. Менэ 17 ел инде Казаклар фермасында сыер савучылар ДЕлаваль агрегаты белән эшли. 2020 елнын февраль аенда ССК 21 “Хозяин” азык хәзерләү цехы эшли башлады, рацион нигезендә тиешле катнашмалары кушылып терлекләргә ашатыла. Ындыр табагы тулысынча механиклаштырылды. Ашлык эшкәртә торган агрегатка нибары ике кеше хезмәт күрсәтә.
Һәрхәлдә, рәхәт тормыш үзлегеннән килми. Байлыгыбызны Г.Абдуллина, Г.Шаймарданова, Г.Галиуллина, А.Гайнетдинов, М.Нигъматҗанов, Ф.Миннебаев И.Каримуллин, В. Әхмәтҗанеов кебек терлекчеләр, механизаторлар ишәйтә. Үз бәхетләрен ирекле хезмәттә тапкан бүгенге авыл хуҗалары алар. Үз язмышлары хуҗалары.
Заманында Николай Алексеевич Некрасов сурәтләнгән авыл тормышы менә ничек үзгәрде. Руссия халкы җир өстендә әнә шундый могҗизалар ясаганда, дөньяда тиңе булмаган заводлар төзегендә, галәм кинлекләрен яулаганда, шагыйрьнең Ватан ана турында ышаныч белән әйткән сүзләре искә тешә:
Син көчле-көчледән,
Анабыз- Русь.