Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Укытучыма мәдхия

Укытучым,синең сүзләреңне

Юлларымда маяк итәрмен…

Канатланып киләм мәктәбемә,

Анда дуслар, анда балачак…

Балачаклы мәктәбемдә мине

Укытучым каршы алачак.

Нәни күңелемә илһам биреп,

Укытучым көтә елмаеп.

Нурлы йөзе, изге сүзе белән,

Озатып кала безне моңаеп.

Белем чишмәсеннән сулар сибеп,

Үстерүче гыйлем әнкәсе!

Сабырлыгың, гаделлегең өчен,

Килә мең кат рәхмәт әйтәсе…

Әй мәктәбем,серле белем иле,

Укытучым, шаян балачак.

Әлифбалы, тәүге укытучым,

Мәңге күңелемдә калачак!

Заббарова Фарида Алмазовна
Возраст: 13 лет
Дата рождения: 24.08.2010
Место учебы: МБОУ - Баландышская ООШ Тюлячинского муниципального района РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Тюлячинский муниципальный район
Город: Баландыш