Принято заявок
2686

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Укытучыма (Х.Такташка ияреп)

Эндәшәбез сезгә абый- апа,

Безнең телләр шулай күнеккән.

Такташ,Тукай теле белән

Хөрмәтлибез элек – электән.

Коридордан килә салмак атлап,

Көлә-көлә керә ишектән.

“Исәнмесез, исәнмесез, апа!”

Бу сүзләрне Сез күп ишеткән.

Көлемсерәп керә, алсу йөзле,

Үзе матур, үзе сөйкемле,

Үзе усал, үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле.

Коридордан килә нык – нык басып,

Уйчан гына керә ишектән.

“Исәнмесез, исәнмесез, абый!”

Бу сүзләрне Сез күп ишеткән.

Тамак кыра хем –хем, тавышы көр,

Үзе җитди, үзе сөйкемле.

Үзе усал, үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле.

Укытучы бөек исем!

Нәрсә җитә белем бирүгә.

Тырышасыз, рәхмәт әйтәм сезгә,

Нур сибәсез безнең күңелгә.

Марданов Раиль Раушанович
Страна: Россия
Город: село Карелино