Һәр баланы үз итә ул,
Якын итә, ярата
Хикмәтле сүзләре белән
Бар(ы)сын үзенә карата.
Яхшылыкка, яктылыкка
Ияртә үзе белән.
Бу авыр хезмәт икәнен
Мин үзем яхшы беләм.
Хөрмәткә лаек шәхес ул
Укытучы – чын кеше.
Үз урыныңны табуда
Бик зур аның өлеше.
Дөньяда иң яхшы һөнәр,
Ул һөнәргә ни җитә!
Сине бары укытучы
Аңлы-белемле итә.
Баш иябез синең алда
Рәхмәтләргә күмәбез.
Безнең өчен тырышканны
Без беләбез, күрәбез!