XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Укытучым күзләре

Күзләр – кешенең күңел көзгесе. Күзләрдән кешенең барлык хис-тойгыларын, уйларын күрергә була. Күзләрдә – кешенең эчке дөньясы.

Дәрестә укытучы апа күзләренә игътибар итсәң… Дәреснең һәр мизгелендә күзләр үзгәрә. Дәрес башланганда бу күзләр балкып тора. Еш кына мин аларда кояшның ягымлы иркә нурларын күрәм. Бу кояш һәрберебезгә тигез карый, һәркемгә җылы өләшә, күңелләрне яктырта.

Укытучы апа каршында җавап биргәндә мин бу күзләрдә теләктәшлек күрәм. Фикерне әйтеп бетерә алмый торганда, укытучым күзләренә карасам… Алардан күренмәс нурлар аша эчкерсез ярдәм агыла. Игътибар белән карасам, бу күзләрдә сөенеч чаткылары борчылу хисләре белән алышына. Димәк, җавабым укытучым көткәнчә түгел. Их, бу күзләрнең беркайчан да борчылганын күрмәскә иде.

Дәрес аңлатканда укытучы апа күзләренә карасаң, алар ялкынлана, алардан очкыннар сибелә. Очкыннарны кабул итеп ал да, хәтер сандыгына сала бар! Шул ук вакытта бу күзләр синең уйларың белән идарә итәргә дә җитешә. Үзенә төбәлгән ничә пар күзне ияртә бу күзләр!

Кайчагында бу күзләр җитдиләнеп, кырысланып китә. Димәк, сыйныфта кемдер шукланып алган. Тиз арада күзләр кире үз халәтенә кайтып, ялкынланып дәрес аңлата башлый.

Кайчагында бу күзләр моңсу да була. Бәлки, хуҗасының ниндидер борчуы бардыр… Бәлки, авырыйдыр. Бәлки, укытучым арыгандыр. Бу вакытта да күзләрдән җылы сирпелә. Тиздән, бик тиздән бу күзләрдә очкын кабыныр. Тагын бик күпләрнең күңеленә үзенең чаткыларын өләшер. Бары бер теләк: бу күзләрдә беркайчан ялкын сүнмәсен! Һәрвакыт бу күзләр көлеп торсын! Күңел көзгеләребез кителмәсен иде!

Хужанбердиева Гузель Ризвановна
Страна: Россия