Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Укытучым.

Укытучы, сезнең хакта

Күпме җырлар иҗат ителгән,

Күпме шигырь, тагын күпме мактау

Бары сезнең хакта әйтелгән.

Мактамаслык түгел…

Сезнең һөнәр күпме изгелекләр сыйдыра.

Сабыр да сез, зәвыклы да әле,

Олы белемле дә үзегез.

Мәктәп елым бик тиз үтеп китәр.

Язмыш мине дәшәр кайларга?!

Кем булырга, вәзгыятькә туры килә торган

Нинди төпле һөнәр сайларга?

Укытучы булам апа кебек.

Юнәлешем ачык күренә.

Яшь буынга белем бирәчәкмен,

Ныклап атлап белем түренә.

Ясмина Сибгатуллина Маратовна
Возраст: 13 лет
Дата рождения: 02.12.2009
Место учебы: МБОУ "СОШ с. Чалпы"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Азнакаевский муниципальный район
Город: Азнакаево