Укытучы! Әни! Бу ике сүз
Яши минем йөрәк түрендә.
“Әнием!” дип мин өемдә дәшсәм,
Укытучым көтә мәктәптә.
Балаларын җыйган ана коштай,
Каршы ала безне, сөенеп.
Безнең хакта берәр борчу килсә,
Йоклый алмый ята, көенеп.
Әни кебек назлап, баштан сыйпап,
Юата гел без – нәниләрне.
Кирәк чакта була кырыс та ул,
Сизеп алса, кыңгыр эшләрне.
Сабыр гына, кулыбыздан тотып,
Алып керә белем иленә.
Таныштырып серле дөнья белән,
Гашыйк итә һәрбер фәненә.
Укытучымдай минем әнием дә
Белем серләренә өйрәтә,
Туган телебезнең сафлыгын ул
Тукай шигыре аша күрсәтә.
Укытучым! Әнием! Һәрчак шулай
Маяк булып кара төннәрдә,
Сез укыткан барлык укучының
Балкыгыз сез тормыш күгендә.