Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Укытучы – изге һөнәр!

Укытучы – изге һөнәр диеп,

Юкка гына әйтмиләр.

Укытучы эше авырлыгын

Яше – карты күреп беләләр.

7 яшем тулган иде,

Мәктәп бусагасын үткәндә.

Укытучым ямьле йөзе белән

Мәңгелеккә керде күңелгә.

Йөрәгемдә урын алып тора,

Бик тә якын, бик тә кадерле.

Укытучым һәрчак гүзәл кала,

Һәрчак итә белә белемле.

Хезмәт сөеп яшәгез сез диеп,

Бала чактан безне өйрәтте.

Холкыбызга тик саф хисләр,

Яхшы эшләр генә сеңдерде.

Дуслык кадерен белеп яшә диде,

Ялгышларым булса төзәтте.

Туган телгә, туган җиргә,

Тугрылыкка мине өйрәтте.

Сугыш начарлыгын, ил байлыгын,

Туган телнең бөек урынын,

Ул күрсәтте онытмасыннар дип,

Туган – җирен, урман – кырларын.

Бар дөньяга сөю уятты ул,

Бәхет иленең бирде ачкычын.

Якын дустым булды минем өчен,

Якын күреп сөйде барчасын.

Кечкенәдән безнең янда булган,

Һәрчак яклап чыккан, саклаган.

Укытучым әнкәй сыман һәрчак

Сак йөрсеннәр, диеп борчылган.

Ул хәзер дә безнең каршыбызда,

Безнең өчен эле дә борчыла.

Безнең хакта уйлый һәр мизгелдә,

Файда килсен диеп тырыша.

Үзе елгыр, үзе җитездер ул,

Заманадан бер дә калышмый.

Һәр сорауга җавап әзер аның,

Һәр минутын безгә багышлый.

Рәхмәт сезгә, газиз укытучым,

Күпме еллар безне түзәсез.

Җырда әйткән сыман чыннан да —

Сез иң сабыр кеше икәнсез!

Гильмутдинова Мадина Фирдусовна
Страна: Россия
Город: с. Верхние Кибя-Кози