Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Укытучы аю

Бер урманда яшәгән ди бер акыллы аю. Аның булган ди дуслары: Бүре, Төлке, Куян һәм Тиен. Кайчагында аю шәһәргә бара торган булган. Аю дусларына шәһәрдән тәмле-тәмле ризыклар алып кайта икән. Көннәрдән бер көнне Аю авылга барып, Акбай дустының хәлен белеп кайтырга уйлый. Ул киткәндә дусларына әйткән.

-Дусларым, мин авылга барам, ә сез монда үзегез генә каласыз. Үзегезгә ризык табарга туры килер. Үзегез генә шәһәргә бара күрмәгез! Машинага тапталырсыз. Сез бит юл йөрү кагыйдәләрен белмисез. Ярый, хушыгыз, мин киттем!

— Сау бул, сау бул Аю!,- дип дуслары аюны озатып калалар.

Менә бер көн үтә, ике көн үтә, ә аю һаман юк икән. Болар ризык та таба алмаганнар, һәм төлкенең башына бер уй килгән.

-Әйдәгез алайса без дә шәһәргә киттек.

-Ләкин бит безгә Аю шәһәргә барырга кушмады, без юл йөрү кагыйдәләрен дә белмибез,-ди Тиен.

-Әйе,әйе, дөрес әйтәсең, Тиен.

-Мин монда ачка үләргә теләмим. Киттек әйдә шәһәргә. Ярты сәгатькә бернәрсә дә булмас әле,- ди Бүре.

-Ярар инде, киттек, күреп булса да кайтырбыз.

Болар шәһәргә барып җитәләр. Чатта кызыл, сары, яшел күзле багана басып торганын күрәләр һәм куркып калалар. Алар аның нәрсә икәнен дә белмиләр икән. Шуңа күрә светофорга да карамыйча юл уртасыннан чыгып китәләр. Бу вакытта Аю авылдан кайтышлый шәһәргә кагылып, дусларына күчтәнәчләр алырга уйлый. Ләкин юлның уртасыннан, кагыйдәләрне бозып, чыгып килүче дусларын күреп, Аю хәйран кала һәм аларга тизрәк ярдәмгә ашыга. Ул аларны машинага тапталудан коткарып кала. Ә аннары барысына да юл йөрү кагыйдәләрен аңлата. Дуслары аңа бик зур рәхмәт әйтәләр. Алар шәһәрдә хәзер үзләре дә йөри беләләр, ди

— Менә шулай дуслар, юл йөрү кагыйдәләрен белмәсәң, төрле бәла-казалар булырга мөмкин. Сак булыгыз, юлларда имин йөрегез. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез!

Шаехов Юныс Гелусович
Страна: Россия
Город: Муслюмово