XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Укырга өйрәтү серләре…

Укытучы булу әй авыр икән! Әнә курчакларымны көннәр буе укытам, орышып та карыйм, почмакка да бастырам, әмма нәтиҗәсе генә юк, укырга да, язарга да, санарга да өйрәтеп булмый. Әни әйтә: “Курчакларың белән уйнаганчы, кечкенә сеңлеңне укырга өйрәтеп кара, сиңа да, аңа да файдалы булыр,”- ди. Әниемнең киңәшен тотып, мин шулай эшләргә булдым, сеңлем татарча да, русча да бик яхшы сөйләшә, теле телгә йокмый. Мин: ”Сеңлем, әйдә мәктәпле уйныйбыз, мин синең укытучың булырмын,”- дидем. Сеңлем минем сүзләргә әллә куанды дисезме, “мин укучың булсам, син миңа иң матур чәч кыстыргычыңны бүләк итәсең,” — дип беренче шартын куйды. Нишлисең бит, читен булса да ризалашырга туры килде. Башта сеңлемне өстәл янына утырта алмыйча азапландым. Юк-бар сәбәп табып тора да китә. Имеш, аның ашыйсы килә, үзе генә түгел, яраткан песие дә ач икән, песи дә, үч иткәндәй, сеңлем янында сырпаланып, безгә комачаулап йөри. Сеңлем, ниһаять, өстәл янына утырды, мин Әлифба китабын ачып, аңа хәрефләр өйрәтә башладым. Бу “А” хәрефе – Айдар абыеңныкы, “И” – әтием Илдарныкы, “К” – апаңныкы, “М” – синеке, — дидем мин. Сеңлем бик акыллы булып чыкты, “А” – агач, алма, “К” – күзлек, “М” – машина, Мәдинә дип дәвам итте. Беренче уңышыма сөенеп, күзләремнән яшьләр килде. Шатлыгым белән уртаклашырга әнием янына йөгердем. Кире әйләнеп керсәм, сеңлемнән җилләр искән. Эзлим, эзлим – юк. Шкаф эче, өстәл асты да калмады, таптым — ишек артында качып тора. “Бүтән мәктәбеңә бармыйм, үзең укы,” — диде сеңлем. Тагын барлык тел байлыгымны җыеп, сеңлемне үгетләргә керештем. “Иртәгә син мине укытырсың,” — дидем. Менә язу дәресе. “А” хәрефен язарга өйрәнә башладык. Башта сеңлем каләмне кире ягы белән тотты, хәрефне, әлбәттә, ул дөрес язмады. Мин төзәткәч, өйдә мәшһәр купты, ул кычкырып еларга кереште. “Әзрәк курчакларыңнан оял, алар синнән көлә бит,” — дип тә карадым. Кая ул! Бу елау күпме дәвам иткән булыр иде, белмим, сеңлемне тынычландыру өчен мин аш бүлмәсенә чыгып, суыткычтан ул яраткан туңдырманы алдым һәм кулына тоттырдым. Сеңлем шул арада елаудан туктап, “тагын шоколад та бирсәң, мин санарга да өйрәнәм әле,” — диде. Саннарны өйрәнә башладык. “4” кә җитүгә, бу сан — урындыкка, “8” — Фаил җизни хәрефенә, “0” – түгәрәккә охшаган дип үзенчә нәтиҗә ясады ул. “Әй акыллы бит син, тырыш бит син, Тәтием минем, — дидем мин, — әйдә хәзер үткәннәрне кабатлап карыйк, әти-әни кызларыбыз нинди акыллы дип мактасын әле… ” Шулай хыял диңгезенә чумып утырганда, сеңлем тагын каядыр югалды. Мин ардым дип юрган астына ук кереп яткан икән ул. Шулай, сеңлем, укуны юкка гына энә белән кое казу дип әйтмиләр шул… “Әйдә, кил, утыр, дәрес бетмәде әле. Бу нинди хәреф? Мин бит сиңа яңа гына өйрәттем. Кая “А” хәрефе? Шуны да белмисеңме? Ярар, башкача эшләп карыйк. Бу кемнең хәрефе? Апаныкымы? Әй булдырасың бит үзең! Әйдә, дәвам итик! Бу “Л” хәрефе, Ләйләнеке. Бу “Н” – Ниязныкы. Бу “Я” – ул хәрефкә нинди исемнәр бар соң әле, әй баш?!” Мин, әлбәттә, сеңлемне күкләргә чөеп мактадым, “синең кебек акылы, зиһенле кыз дөньяда юк,” — дигән булдым. Ә үзем уен-дәресләрдән соң шыр тиргә батып, баш авыртуына түзә алмыйча, урынга барып яттым. Әти-әнием дә бик кызганды үземне. Ә мин безгә белем бирүче укытучыларымны күз алдыма китердем. Рәхмәт сезгә, укытучыларым, шундый сабыр, түземле булган өчен, безнең кечкенә генә уңышларыбызга да куанган өчен, чын кешеләр булып үссеннәр дип тырышкан өчен. Белем бирүнең нинди катлулы булуын аңладым мин шул чакта! Ә сеңлемә килгәндә, минем тырышуларым юкка булмады. Ике яшь кенә булса да, сеңлем хәрефләрне таный, саный, җырлый, бии. Аңа да, миңа да ничек кенә читен булмасын, без тырышабыз, без булдырабыз!!!

Зиангирова Камиля Ильдаровна
Страна: Россия
Город: Казань