Тын. Бик тын, ләкин бик матур.
Суытса да көннәр, кайта алырмын.
Матурлыкның тынычлыгына сокланып калырмын.
Хыялланам. Кош булырмын, бар дөньяны күреп,
Илләр гизеп, таулар, диңгез аша атлап кына чыгармын.
Тик гизәрмен, чыгармын,
Туган ягыма барыбер кайтырмын.
Тау башында урнашкансың,
Бөекләнеп балкыйсың ерактан.
Киң аланнар, гаскәр кеби агачлар
Күзәтә мине ерактан.
Рәхәт була җанда,
Төннәрен урам буйлап атлаганда.
Үзең генә бу тынлыкта,
Матурлыкның яме тынычлыкта.
Суык. Йолдызлар балкый баш очымда.
Югалган күз карашлары кебек,
Тик җемелдиләр зәңгәр күк нурында.
Бары якын монда, бары истә калган.
Нинди матур җирдә яшибез.
Диңгез ярларыннан матуррак
Искитәрлек бит илебез!
Эх…Як-ягыбызга карар вакыт тапсак,
Бар гүзәллеген, матурлыкның
Киң булганын, күреп, аңлый алсак…
Монда иң яшь таңнар ата,
Кызыл кояш батулар да була.
Алтын башаклар кырда тирбәлә,
Чишмәләр саф суын эчертә.
Иртән нурлар уятып,
Томаннар буташтыра уйларны.
Ләкин яңгыр иркәләп,
Искә төшерә – туган ягымны.
Уйнап туймамын беркайчан да Чүмәләт тавында.
Усаллык барында, яхшылык барын
Истә тотармын һәрчагымда.
Ни уйласам да, ни юрасам да,
Сагыну хисләрен баса алмыйм.
Очар кошлар төсле канатланып,
Туган якка кайтыр юлын эзлим…
Таба алмыйм…