Уйландыра күргәннәр, ишеткәннәр, белгәннәр…
Кадерсез акча.
Көзге көн – матур көн!
Сары төскә кергән агачлар арасыннан урам буйлап барганда,әбиләр чуагының шаян җиле биткә килеп бәрелә.Күктәге кояш та, яңгырлы көннәр киләсен сизеп, күбрәк яктыртып каласы килгәндәй,учлап –учлап нурларын чәчә. Шундый рәхәт урамда!
Шулай өскә карап барганда, чак кына җыелып торган суга барып кермәдем.
Чу,тукта, нәрсә ялтырап ята анда?
Бәлки анда алкадыр,әллә йөзекме?Килеп карагач ,5 сум тиен акча икәнен күрдем.
Бу 5 сум миңа авылдагы чишмәне искә төшерде.Анда чишмәгә вак тиеннәр аталар.Ул көмеш акчалар суны чистарта,тәмләндерә, дип әйтә минем әбием.Чишмәдән акча алырга ярамый,авыру ияреп кайта, дип тә өйрәтте ул мине.Ә бу акча чишмәдә түгел,юлда ята бит. Өйдән чыкканда,сул кулым кычыткач,акча керә ,дип сөенгән идем,шушыңа икән!Иии, син шуңа калганмы,5 сумга нәрсә тия инде,дип үземне эчтән генә тиргәп алдым.
Дөрес,бер карасаң,биш сум бик аз акча инде,ләкин икенче яктан уйласаң — аз да түгел.Шул 5 сум җитмәгәнлектән, дару ала алмаган кешенең гомере өзелергә мөмкин.”5 сум эшләгәнче, биш кат тирең чыга,улым”-дип әйтергә ярата минем әти.Килешәм.Узган җәй авыл малайлары белән көне буе бүтилкә җыеп тапшырдык та, акчасын бүлгәч ни бары 50 шәр сум чыкты.Уйларымны бүлеп янымнан автобус узып китте.Автобуска да биш сумың җитмәсә утыртмыйлар.Уң кулымны кесәмә тыктым.Ә анда бер нәрсә дә юк,анда кечкенә тишек!Икенчесен карыйм,аллага шөкер, автобуска дигән акча шунда икән.Мин көлеп җибәрдем һәм өйгә кайткач үк ул кесәне тегеп куям, дидем.Ә судагы 5 сумлык акча хуҗасын көтеп ятып калды…
Әбиләр начальнигы
Бер көнне,мин күпер кырыенда балык тотып утырган вакытта,өстән “Әбиләр началнигы” төшеп килә иде.
-Күпер кырыена ук басып балык тотма, егылып төшәрсең.Күпер авыл белән бергә картайган инде,бик иске,- дип кисәтү ясап китте.Кем соң ул, “Әбиләр начальнигы” дисезме? Ул авыл әбиләрнең яшь вакытларындагы уеннарны,бәйрәмнәрне өйрәнеп,балалары китеп беткән яңгырлы көзләрдә, кышкы кичләрдә бәйрәмнәр,кич утырулар оештыручы,бик карт-авыруларына ярдәм итеп торучы,кырык биш яшьлек Раушания дигән хатын. Нишләр иде әбиләр “Әбиләр начальнигы “ булмаса!? Бабайларның күбесе үлгән,балалар шәһәргә китткән, ә ялгыз әбиләргә җәй буена оныклары гына кайта.Бу авылда әбиләр дә бетсә, җәй көне кая кайтып йөрербез?Кем генә безне тапкыр сүзләр,матур мәзәкләр,хикмәтле бүләкләр белән өйрәтеп торыр.Оясыз сандугач сайрамы ,дигән бит халык.Мин бәхетле.Минем кайтыр урыным, бабаем да, әбием дә бар.Менә бакча артында елга,анда балык,әбиемнең яшел башлы үрдәкләре һәм кунакка кайткан бер төркем бала-чага.Авыл кайный,җәйге кояш, рәхәт,тагы ни кирәк!
-Улым,яңа бал белән коймак ашарга кааайт!Айнаааз…
Әбием Раушания апа китергән ут-су түләү кагәзьләрен болгап мине чакыра,ә “Әбиләр начальнигы” оныклары булмаган әбиләргә көндәгечә ипи,токмач таратып йөри.Су буена кадәр мине чакырып төшкән әбием, озак итеп Рушания апага рәхмәтләр укый-укый дога кылды.
Бу минутта Шамил бабам ап-ак авыл манарасыннан азан кычкыра башлады.”Әбиләр началнигы“бармагын авызына куеп безгә нидер ишарәләде, ә без аның нәрсә әйтергә теләгәнен белә идек инде.
Паркта
Каланың Җиңү паркына әкренләп төн каңгылыгы куна башлаган иде. Гаиләбез белән “һава суларга” чыктык.Бетми торган эшләрен калдырып ,планнарын үзгәртеп әти дә бүген безне ни өчендер шушы паркка алып килде.Бу таныш паркта вилосипедта җилдереп,таныш булмаган малайлар белән узышып батырлар исеме язылган сукмактан йөрү күңелле үзе.Төркем-төркем гаиләләр,оныклы дәү әниләр бик күп монда.Сабыйлар рәхәтләнеп уйнарга,әниләр өй эшләреннән ял итәргә,ә әтиләр,минем әти төсле, улларын-кызларын ветераннар ,сугыш,җинү турында сөйләп яхшы кеше итеп тәрбияләргә дип алып килә монда.Безне бастырып озак итеп сөйләгән әтиемне тарихи дәлилләр әйтеп раслап торучы әнием тарих укытучысын хәтерләтте. Һәйкәлләрдән бигрәк аларга беркетелгән язмаларны укып,батыр кешеләр турында бергәләп сөйләшеп йөрүче өлкәннәрне, иреккә чыккан читлек кошына ошап чабучы балаларны күзәтә башладым.Кызлар күзәткәнсеңдер әле,дип уйлыйсымы?Әлбәттә,кызларны да күзәтәм…
Менә бит,кечкенә паравозга әти-әнисе белән кап — кара күзле,сап-сары чәчле 3-4 яшьтәге кечкенә кызчык утырган да, һәр нәрсәгә йотлыгып карый,матур куакларга,чәчәкләргә кулларын суза,ихластан танкларга,верталетларга соклана,сораулар яудыра,җавапны да көтмичә суда йөзгән урдәкләргә кул болгый, әкрен генә барган паровоз тәрәзәсеннән паркта уйнаган башка балаларга эндәшә.
Янында утыручы яп-яшь әти-әнисе генә, күзләрен дә алмыйча кызчыкларына түгел, ә телефон экранына карап оеганнар. Паровоз безнең янда туктагач,студентка апам әниләрне ияртеп,сугыш чорындагы шәфкать туташлары хакында сөйли – сөйли чираттагы экспанат янына китте.Сары чәчәк кебек чибәр кыз паровоз баскычыннан җиргә сикереп төште дә нәрсә эшләп карарга дипме, бер тын як-ягына карап торды да, Диңгез флоты батырлары истәлегенә куелган һәйкәлгә учлап-учлап туфрак ата башлады.Тузанланып батырлар исеме өстенә очкан туфрак бик кызык иде аңа.Шулай шаяра торгач, абынып егылды,ачы итеп елап җибәрде.Әнисе йөгереп килеп баланы күтәреп алды, кулларын сөртте.Әтисе тәмле мамык алып килеп тоттырды,бераздан көлешеп китеп тә бардылар.Тузан һәм чүпләргә күмелгән батырлар һәйкәле моңаеп төн куенына чумды.