Экият
Борын-борын заманда яшәгән ди ике ялкау. Алар шундый ялкау икән,хәтта өйдән чыгарга да иренеп яталар ,ди.Берсенең исеме-Наил,икенчесенеке Фаил икән.Көннәрдән бер көнне бу ике ялкау ишегалдына чыгып карарга уйлаганнар.Чыгып,тирә- юньгә күз салсалар,ни күрсеннәр, бакчада алабута,кычытканнан башка берни дә үсми икән, ишегалдын чүп баскан,йөрергә сукмак та юк икән хәтта.
Үзләренә бер шөгыль дә тапмагач алар, өйләренә кергәннәр дә тагын сузылып ятканнар.Йокысы тәмам туйган булгандырмы ? Фаил бу төнне йокыга китә алмаган,озак кына уйланып ятканнан соң,өйдән чыгып китәргә кирәк дигән карарга килгән ул. Иртән торып,янчыгына бер телем ипи салган да урманга карап юл тоткан. Озак кына барган ,энә буе җир үткән һәм бишенче урманга барып җиткән.Урман аны тыныч кына шаулап каршы алган.
“Ай-һай матур икән бу урман ,чәчәкләр ,агачлар белән тулган”,-дип сөйләнә- сөйләнә бер агачка килеп бәрелгән.Күтәрелеп караса,кемдер бу агачка җигүле ат бәйләп куйган икән.”Буш түгелдер бу арба,нәрсә булса да бардыр монда,”-дип ,актарынырга тотынган,тик кызыгырлык берни дә тапмаган,шуңа күрә тиз-тиз урман эченә атлаган.
Эчкә кергән саен,урман караңгылана барган,бара торгач,аңа бер йорт очраган.Фаил аптырап,як-ягына карангалый башланган,куркып,йортка да күз ташлаган,шул вакытта ак сакаллы бер карт килеп чыккан.Тик гади карт түгел,тылсымчы булган, һәркемнең өч теләген үти алган.Ләкин ул теләкләрне болай гына үтәмәгән,аның да өч теләгең үтәргә кирәк булган.
-Нишләп йөрисең минем урманымда?Миндә ни йомышың бар?-дип сораган тылсымчы бабай.
-Минем эшләмичә генә байыйсым килә,өйрәт әле мине шуңа,-дигән малай.
-Ярар ,тик минем өч шартымны үтә:суга бар ,утын яр,мунча як,шуннан соң карап карарбыз,-дигән карт.
Фаилнең бер генә дә эшлисе килми,тик байыйсы да килә икән. Түгә-чәчә берничә чиләк су алып кайткан,аннан-моннан утын ярган.Ләкин эре ярылган утын кабынып китә алмаган,бабай моның ялкау малай икәнен аңлаган.
-Син бер дә эш яратмыйсың икәң,эшләмичә генә баеп булмый шул,шуңа күрә мин сине тылсым ярдәмендә Эшсөярләр иленә озатам,алар сине хезмәтне яратырга,аның татлы җимешләрен татырга өйрәтерләр,-дигән дә карт,тылсымлы таягын селтәп җибәргән.
Малай Эшсөярләр иленә килеп эләккән,алар аны тырыш хезмәткә өйрәткән.Фаил эш рәтенә төшенгән,моңа кадәр ялкауланып яшәвенә үкенгән.Тылсымчы бабай аны читтән генә күзәтеп торган,тырыш малайга әйләнгәнең күргәч,өена кайтарган.
Фаил бакчасын чистарткан,яшелчәләр утырткан,ишегалдын тәртипкә китергән,анда чәчәкләр үстергән.Ул үзен бик бәхетле санаган,чөнки тырыш хезмәтнең генә байлык китергәнен аңлаган.