Ямьле июнь иртәсе. Тәрәзәдән алсу кояш елмая. Нәфисәнең дә йөзе кояштай балкып тора. Ни өчен дисезме? Бүген ул әтисенең туган авылына – дәү әнисенә кунакка кайтачак бит! Менә хәзер үк очар иде дә, күз ачып йомганчы, дәү әнисенең йомшак келәмдәй ишегалдына төшәр иде. Кызганыч, канатлары юк шул. Төнлә йоклый да алмады. Дәү әнисе янындагы кызыклы тормышын күз алдына китерде. Алда нинди күңелсезлекләр буласын белми иде әле ул…
Әнисе йоклаган бүлмәнең ишеген япты да әкрен генә балконга чыкты. Елмаеп, әле уянып бетмәгән шәһәр өстенә күз салды, салмак кына кулын болгап:
–Сау бул, шәһәр, мин сине беразга ташлап, авылга китәм, тик син миңа үпкәләмә! – дип пышылдап куйды. Нәфисә шәһәр белән рус телендә саубуллашты. Рус телендә…
Нәфисә әнисе белән табын әзерләде. Менә төнге сменадан әтисе дә кайтып җитте, Бер-берсенә русча сәлам бирештеләр, бергәләп чәйләделәр дә Нәфисә әтисе белән юлга кузгалды.
Миннегөл әби дә, оныгы кайтачагын алдан белгәнгә күрә, бу көннәрдә аягы җиргә тимичә йөгерде дә йөгерде. Олы кунак көткәндәй, йорт тирәләрен җыештырды, тәмле камыр ашлары исе авыл урамына таралды. Оныгының кайтмаганына 3-4 еллар тирәсе бит инде. Каникул саен төрле лагерьларда булды ул. Телефоннан аралашып торсалар да, үзен күреп кочаклашу турында хыялланды Миннегөл әби. Ниһаять, хыял тормышка аша! Тик менә шунысы борчый әбине: Нәфисә татарча яхшылап аңламый, дөресрәге белми. Кызына күпме генә борынгылар әйткәнчә, “Тел – ананың теләге, тел – ананың баласына иң кадерле бүләге” дип, баланы кечкенәдән ана теленә өйрәтүен үтенсә дә, колак салучы булмады шул. Аннан соң үз-үзен юатып та куя: “Менә кайтсын әле, мин аны туган телдә сөйләшергә үзем өйрәтәчәкмен. Әйе, әйе, үзем өй-рә-тә-чәк-мен! Күрше кызларына да Нәфисә белән татарча гына сөйләшергә кушарга кирәк,” — дигән уй йөгереп үтте башыннан. Менә нинди матур китаплар да алып куйдым дип, Г.Тукайның, якташлары Ф. Тарханованың шигырь җыентыкларын җыерчыклы куллары белән йомшак кына сыйпап куйды. Әйтерсең лә әнә шулай туган телне хөрмәт итә.
Уйларыннан арынып, урамга чыкты. Кулларын каш өстенә куеп, бик бирелеп, олы юлны күзәтте.
— Миннегөл әби, дүрт күз белән кемне көтәсең? – дигән сорауга сискәнеп куйды ул. Әнә ничек ягымлы итеп татарча сөйләшә бит күрше Халидәнең оныгы Илсөяр. Ул ак көнләшү белән көнләшеп куйды.
— Менә оныгым кайтырга тиеш, Нәфисәкәем!
— Бик әйбәт булыр иде, Миннегөл әби, рәхәтләнеп бергә ял итәрбез.
— Илсөяр, мин синнән шуны үтенәм: Нәфисә белән бары тик татарча гына аралашырсыз әле, минем аны туган телдә сөйләшергә өйрәтәсем килә.
— Ярар, Миннегөл әби, ярар, бергәләп өйрәтербез, — диде дә каз бәбкәләрен елга буена төшерергә китте.
Ул арада капка төбенә машина да килеп туктады. Машинадан, кояштай балкып, Нәфисә, әтисе төште. Миннегөл әби белән кочаклашып күрештеләр дә, күчтәнәчләрен алып, өйгә керделәр. Өстәлдә тәмле ризыклар өйгә хуш ис таратып, борынны кытыклап торалар. Сый-хөрмәт мулдан булды, Нәфисә дә, Камил абый да рәхәтләнеп сыйландылар, ә Миннегөл әби, кош тоткандай, алар тирәсендә бөтерелде дә бөтерелде. Билгеле инде ана белән бала тормыш хәлләре турында да сөйләшергә өлгерделәр. Тик Нәфисә генә аларны аңламады, русча сөйләшмәгәннәренә бераз үпкәләгән кебек булды.
— Ярар, балам, ярар, борын салындырмыйк, син дә татарчаны аңларсың
да, сөйләшергә дә өйрәнерсең әле, — дип башыннан сыйпап куйды.
Әтисен озатырга чыккач, күрше кызлары да алар янына килеп бастылар. Миннегөл әби:
— Менә минем оныгым, таныш булыгыз, — диде дә, нидер оныткан сыман, өйгә кереп китте. Алдан сөйләшенгәнчә, Илсөяр дә, күрше кызлары да аңа бер-бер артлы татарча сораулар яудырдылар:
— Исемең ничек?
— Кайсы шәһәрдән кайттың?
— Ничәнче классны тәмамладың?
— Нинди шөгыльләрең бар?
— Эне-сеңелләрең бармы?
Бик кызганыч, Нәфисә бер сорауга да җавап бирә алмады, чөнки ул татарча белми иде. Аның күзенә яшь тыгылды. Күз яшьләрен яшерергә тырышып, русча:
— Мин өйгә керәм әле, — дип, җил-җил атлап кереп китте.
Керү белән телефонына үрелде. Тиз-тиз номер җыйды, еламсыраган тавыш белән әнисенә сәлам бирде дә русча сораулар бирә башлады:
— Әнием, син татармы?
— Татар.
— Ә әтием?
— Татар.
— Ә мин кем?
— Әлбәттә, татар.
— Ничек татар, ничек татар? Мин бит бер сүз дә белмим татарча! — дип кычкырып елап җибәрде. Дәү әнисе дә елый иде… Трубканың теге ягында да башта тынлык, аннары авыр сулаган тавыш ишетелде. — Ник миңа туган телемне өйрәтмәдегез соң!? – дип, елый-елый сөйләвен дәвам итте.
Бу минутларда Нәфисәгә бик авыр иде. Әнисе ашыгып-ашыгып, нәрсәдер аңлатмакчы булды, ләкин аны ишетми иде инде ул. Дәү әнисен кочаклап үкседе дә үкседе Нәфисә. Урамда да, аларның күңел халәтен белгән кебек, күк күкрәгән тавышлар ишетелде, тәрәзәгә ялт-йолт итеп яшен яктысы төште. Көчле яңгыр ява башлады. Өйгә караңгылык иңде.
Дәү әнисе, үзен кулга алып:
— Балакаем, тынычлан әле, елап кына бернәрсә дә майтарып булмас,- дип яраткан оныгын юатырга кереште. – Менә нинди матур китаплар да алып куйдым, шуларны бергәләп укырбыз, борчылма, кызым, каникул озын, шәһәргә киткәнче татар телен иң әйбәт белүче булырсың әле!
— Шулай дисеңме, дәү әни?! Мин өйрәнә алырмынмы аны? — дип сикереп үк торды Нәфисә.
— Әйе, әйе, кызым, теләгең генә сүнмәсен, өйрәнерсең, күрше кызлары да булышыр. Туган телне өйрәнергә кирәк. Теле юкны тигәнәк талар, ди халык мәкале, — дип әйтеп тә бетерергә өлгермәде, кояштай балкып, күрше кызлары Илсөяр белән Ясминә дә кереп җиттеләр.
— Нәфисә, без сине көттек, көттек тә үзебез керергә булдык әле, ачуланмыйсыңдыр бит, Миннегөл әби?
— Юкны сөйләп тормагыз әле, кызларым-йолдызларым, әйдә, түргә узыгыз, — дип аларны чәй эчәргә чакырды.
Яңгыр туктап, кояшның җылы нурлары тәрәзәгә төште. Өй эче яктырып китте. Нәфисә дә кызларга карап чын күңелдән елмаеп куйды. Дәү әнисе артыннан татарча кабатлый-кабатлый, кызларны гөбәдия, кош теле, коймак белән сыйлады. Өстәл артында туган тел, аның кирәклеге турында җанлы әңгәмә кузгалып китте. Менә шул минуттан дәү әнисе, кызлар Нәфисәне туган телгә өйрәтә башладылар да инде. Билгеле, туган телгә өйрәнү җиңел генә булмады. Үпкәләшкән, киреләнгән вакытлар да булгалады. Андый вакытларда ахыргы сүзне, әлбәттә, Миннегөл әби әйтә иде.
Җәй буе кайларда гына булмадылар, ниләр генә эшләмәделәр кызлар-йолдызлар. Бәбкә дә сакладылар, бакчаларын да тәртиптә тоттылар. Чәчәкле болыннарда күбәләк кусалар, түгәрәк аланнарда җиләк җыйдылар. Көтү каршыларга бару – иң кызыгы булды Нәфисә өчен. Ни өчен дип уйлыйсыз? Чөнки анда бөтен авыл баласы җыела да төрле уеннар уйныйлар, көлешәләр, серләшәләр. Аннан тел хәзинәсенә яңа сүзләр өстәлеп кайта. Кыскасы, җәй буе моңсуланып утырырга вакыт калмады.
Ай ярым дигәндә, Нәфисә дәү әнисе белән дә, күрше кызлары белән дә татарча гына сөйләшә башлады. Хәтта телефоннан әти-әнисе белән дә туган телдә генә аралашырга тырышты. Бу хәлгә дәү әнисенең ничек сөенгәнен белсәгез! Аның, күрше кызларының тырышлыгы җилгә очмады! Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр бит. Әнә ничек матур, ягымлы итеп туган телдә аралаша бит оныгы. Шигырьнең мәгънәсен дәү әнисе бәйнә-бәйнә аңлатканнан соң, һәр иртәне Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән башлап җибәрергә гадәтләнеп китте Нәфисә.
Санаулы вакыт бик тиз үтә шул. Августның да соңгы көннәре якынлашты. Үзен алырга кайтканда, ул әнисеннән татарча китаплар алып кайтуын үтенде. Әнисе, әлбәттә, Нәфисәнең үтенечен кире какмады. Төрледән-төрле татарча китаплар алып кайтты. Нәфисәнең шатлыгы эченә сыймады. Ул үзен күрше кызлары, дәү әнисе алдында бурычлы итеп тойды. Әлеге китапларны, рәхмәт әйтеп, аларга бүләк иткәч, аңа җиңел булып калды. Кызлар-йолдызлар да, чын күңелдән елмаеп:
— Нәфисә, рәхмәтеңә рәхмәт, — диделәр бертавыштан. – Синең белән безгә дә бик рәхәт булды. Киләсе җәйгә тагын күрешербез!
— Әлбәттә, күрешәбез, дәү әнием генә исән-сау булсын! – дип, дәү әнисен кочаклап алды.
— Бик зур рәхмәт яусын, әнием, Илсөяр, Ясминә, -дип әнисенең иңенә
ап-ак шәл салды Нәфисәнең әнисе Нурия апа. – Кызым, гафу ит мине, — дип кочаклап алды Нәфисәне. – Син булдырдың, Нәфисәкәем! Ә сез, кызлар, каникулда шәһәргә килерсез, бергәләп театрга, музейларга йөрербез, — дип, йомшак кына итеп кызларның иңнәреннән какты.
Иртәгә Нәфисә, авыл белән саубуллашып, шәһәргә кайтачак. Җәй башында шәһәр белән русча саубуллашкан булса, хәзер инде ул:
— Сәлам, шәһәрем, мин сагындым сине! Ә син!? Мине көттеңме!?– дип, кычкырып туган телендә исәнләшәчәк. Г.Тукайның “Туган тел”ен дә сөйләп күрсәтер әле!