Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тырышам мин…

Тырышам мин күп уйламаска,

Бик гади күренергә.

Күзләремә моң салмыйча,

Сөенеп кенә яшәргә.

Узган көннәрне санамыйм,

Киләчәкне уйламыйм.

Алда ниләр көтсә дә,

Мин аны белә алмыйм.

Тырышам мин онытырга,

Күптән узган көннәрне.

Алар инде җилләр булып

Күптән иңли галәмне.

Тырышам мин күп уйламаска,

Бик гади күренергә.

Күңел күркемне аңлар,

Якын кешем генә.

Нигамадьянова Алия Гафуровна
Страна: Россия
Город: село Старый Ирюк