XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тынычлыкны сакла абыем

Тынычлыкны сакла абыем!

Үзең теләп киттең абыем
Хезмәт итәргә дип еракка.
Синдәй горур егетләр
Авыр йөк ала иңгә.

Сәлам хатларын еш килә,
Сагынуларыңны салып.
Кайларда йөрисен икән?
Күрергә иде барып.

Өстендә солдат шинеле
Өйгә килгән фотоңда.
Теләгеңнең иң олысы-
Хезмәт итү Ватанга.

Кайларда гына булсаң да ,
Безнең белән уйларың.
Юксындырадыр туган як ,
Ямьле Шушма буйлары.

Гарипова Зарина Ришатовна