Принято заявок
2686

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тынычлык кошы.

     Табигатьтә кешеләргә яшәр өчен бөтен уңайлыклар да бар. Безне чолгап алган әйләнә-тирә: сулар, урманнар, кырлар-барысы да кешеләргә файда китерә. Һәр җан иясенең дә ниндидер бер файдасы була. 

  Менә шулар арасыннан кошларны атар идем мин. Минем иң яраткан кошларым күгәрченнәр. Алар шундый матурлар, акыллылар, кыюлар. Шәһәр урамнарындагы күгәрченнәр бигрәк тә кыюлар. Мин еш кына әбием белән Кабан күле буена барам. Ул күл Казанның уртасында. Күгәрченнәр, үрдәкләр акчарлакларның иң яраткан урыннары да Г.Камал исемендәге театр бинасы яны. Анда кеше һәрвакыт күп була. Кечкенә балалар да әти-әниләре, әби-бабалары белән кошларны ашатырга еш киләләр бирегә. 

   Мин пакетка сары тары ярмасы, ипи кисәкләре алып күл буена киләм. Мине күрүгә,  яныма иң беренче күгәрченнәр җыела башлый.  Әллә мине таныйлар инде. Кулыма ук килеп куналар да ашарга сорый башлыйлар. Аларга ияреп чыпчыклар да батырлана. Чырык-чырык килеп күгәрченнәр белән ачуланышырга тотыналар. Ә күгәрченнәр, кечкенәләргә юл биргәндәй, чыпчыкларның җим ашап бетергәннәрен көтеп торалар. Чыпчыклар очып киткәч кенә мине чорнап алалар да, ашарга биргәнне көтеп торалар. Алар шундый тәртиплеләр дә әле. Берсен-берсе бүлеп, чукып, рәнҗетеп җимне тартып алмый. Сабыр гына килеп үзенә тигәнне көтеп тора. Кешеләр дә болай булдыра алмый торгандыр. Мин аларның, чынлап та, тынычлык кошлары икәненә ышанам. Кешеләр дә шулай бер-берләренә карата мәрхәмәтле, сабыр, яхшы күңелле, юмарт булсалар иде.

Минуллина Самира Айратовна
Страна: Россия
Город: Казань