Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тынычлык хакына

Күк күкрәтеп, җир тетрәтеп,

Барды чиктә сугышлар…

Күршеләргә булышырга

Фәрман алды егетләр.

Бу сугыш бит һәр кешегә

Кайгы-хәсрәт китерә!

Балаларын көтә-көтә

Әниләре интегә.

Кыю, батыр ир-егетләр

Гаиләләрен калдырып,

Китәләр туган җирләрдән

Ил горурлыгы булып!

Безнең тынычлык хакына

Алар күп көч түгәләр!

Иле һәм халкы алдында

Төп бурычны үтиләр.

Дөрес, илне киләчәктә

Бөек, зур җиңү көтә!

Җиңү көне якынаю

Күңелләрне җилкетә.

Килсен тынычлык илләргә,

Солдатлар өйгә кайтсын.

Дөньядагы һәрбер гаилә

Исән һәм имин булсын!

Фаррахова Камиля Фанзировна
Возраст: 16 лет
Дата рождения: 13.04.2007
Место учебы: МБОУ "Гимназия" города Мензелинска РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Мензелинский муниципальный район
Город: Мензелинск