XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тынычлык булсын

Җиңү көне нинди көн ул?

Һәркем бит әйтә ала.

Бу көнне бит ватандашлар

Җиңүне яулап кайта.

 

Балаларның киләчәге

Булсын дип тынычлыкта,

Тырышкан безнең бабайлар:

Барганнар каршы утка.

 

Явыз дошманның йөрәген

Алар тар-мар иткәннәр,

Бернидән дә курыкмыйча,

Җиңүне тизләткәннәр.

 

Әмма бик күп ир-егетләр

Канлы кырда калганнар.

Бик азлары гына кире

Кайтып җитә алганнар.

 

Кайткач әле авырлыклар

Һич тә кимемәгәннәр.

Җиң сызганып, алар бергә

Кырга чыгып киткәннәр.

 

Сезнең алда, ветераннар,

Һәрчак без баш иябез.

Сезнең тырышлыкларны без

Бик нык хөрмәт итәбез.

 

Саклыйк, дуслар, тынычлыкны:

Безгә бит ул бик кирәк.

Татулык булсын өчен,

Тыныч яшәргә кирәк!

Харисова Алсу Айратовна