Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тыныч таңнар атсыннар

Тыныч кына яши идек,

Матур туган илемдә.

Кара болыт кисәкләре,

Күренде бит күгемдә.

Тынычлыгыбызны алды.

Каты сугыш афәте.

Йөзләремә сагыш булып,

Кунды аның хәсрәте.

Украина дигән сүзләр,

Еш ишетелә хәзер.

Бик күп ир-егетләребез,

Илне сакларга әзер.

Сугышка китүчеләр дә,

Исән-имин кайтсыннар.

Туган илебездә безнең,

Тыныч таңнар атсыннар.

Телебезне үстерик!

Тукай белән туган тел,

Икәү йөри янәшә.

Әйтерсең безнең белән,

Әкрен генә серләшә.

Әкиятләре белән,

Яхшылыкка өйрәтә.

Ә шигырьләрен безгә,

Төрле яшьтә сөйләтә.

Туган телне ишеттем,

Бишек җырлары аша.

Татар җырын ишетсәм,

Күңелдә хисләр таша.

Туган телдә сөйләшеп,

Телебезне үстерик!

Матур-матур сүзләрне,

Җиңел генә төздерик.

Өлкәннәр карап безгә,

Төрле яклап соклансын.

Җанга якын туган тел.

Мәңге матур саклансын.

Кыш бабай бүләге

Уянып торгач иртән,

Карадым тәрәзәгә.

Ак сакаллы Кыш бабай,

Бүләк китергән безгә.

Бергәләшеп карадык.

Бүләкләре – өр-яңа.

Шусыннар әле диеп,

Алып килгән зур чана.

Чыктым әле урамга,

Ә анда матур һава.

Ап-ак кар бөртекләре,

Өстән ява да ява.

Дуслар белән барабыз,

Таудан чана шуарга.

Безнең янга килгәннәр,

Олылар да карарга.

Аглиуллин Айназ Айратович
Страна: Россия
Город: Буинск