«Тыныч йокла, солдат»
Бабайның әтисе Измайлов Сәлах сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. Үзен кызганмый, батырларча сугыша.
1945 нче елның 22 маенда Брандербург шәһәрендә сугышта алган каты яралардан һәлак була. Аңа багышлап язган шигырем.
Шатландымы икән чын күңелдән,
Ишеткәчтән сугыш беткәнен.
Белә бит ул: илдә хатыны,
Өч баласы өзелеп көткәнен.
Ярасы бик авыр, курка солдат,
Чит илләрдә кала бит үлсә.
Үкенмәс тә иде, илгә кайтып,
Туган туфрагына күмелсә.
Сугыш башында ук һәлак булса
Үкенмәс тә иде шулкадәр.
Батырларча һәлак булды, диеп,
Кайтты илгә бары бер хәбәр.
Иң беренче көннәреннән алып
Соңгы көненәчә сугыштың.
Фашистларның өннәренә кадәр
Куып кертер өчен сугыштың.
Сугыш бетеп, илгә кайталмадың,
Шунысы әрнетә шул күңелне.
Тыныч йокла, солдат,
Улың, оныкларың
Дәвам итә синең гомерне.
Бабаем бик бәхетле. Әбием белән янәшәбездә яшиләр, Бүгенге көндә аларның 5 баласы, 9 оныгы, 3 оныкчыгы бар.