XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тылсымлы ярдәм

Сез могҗизага ышанасызмы? Миңа бу сорауны кичә бирсәгез, мин бары тик елмаеп кына куяр идем. Ләкин, бу шау-шулы шәһәрдә дә тылсым бар икән бит.

         Бүген әллә нинди көн, әйтерсең, бар дөнья миңа үпкәләгән. Иртән әнинең иң яраткан вазасын ватып, мәктәпкә киттем, аннан география фәненнән “2” ле куеп кайтарып җибәрделәр. Имеш, мин Италиянең ничәнче сәгать поясында урнашканын белмим. Укытучы апа: “Географияне белмәгән кеше – кеше түгел, син Җир шарын белергә тиешсең!”- ди. Нигә соң ул миңа?! Италиягә барсам да, төштә генә бара алам бит мин. Әле җитмәсә, теләгән мәгълүматны интернеттан да белеп була. Мәктәпне ачулана-ачулана, ашыга-ашыга өйгә кайттым. Бигрәк авыр көн булды бүген, мөмкинлегем булса, бар нәрсәне онытып, йокларга ятар идем. Вакытым гына юк шул. Әни калдырган эшләрне эшләп бетергә кирәк.

         Ярый әле Барсым бар, кечкенә генә булса да, йөрәге зур минем көчекнең. Ул гына мине тулысынча аңлый бугай, кәефем төшсә, минем белән бергә моңсулана да, бераздан: “Иркә, барысы да яхшы булыр, мин синең белән,”- дигәндәй, миңа үзенең зур күзләре белән карап куя.

         Ләкин ул үзе дә бүген күңелсез. Аның яраткан дустын, пудель нәселеннән булган көчекне — Алишаны — хуҗасы тиздән Мәскәү кунакларына биреп җибәрмәкче. Юк, һичшиксез, болай булырга тиеш түгел. Алиша белән Барсны аерырга ярамый, мин моны бик яхшы беләм. Ничек булса да, мин моңа комачауларга тиеш.

         Быел кыш аеруча салкын. Урамда бер җан иясе дә юк диярлек. Аңа да карамастан, Барсымны курткам эченә тыгып, өшемәсен өчен аны шәл белән бәйләп, без юлга чыктык. Күңелдә бер теләк: тизрәк Алишаның хуҗасы янына барып җитү. Ләкин унбиш яшьлек кызның сүзләрен кем тыңлар икән?!

         Тирән уйларга батып барганда, бер мизгелгә туктап калдым. Каршымда кечкенә генә кибет. Юк, бу мөмкин түгел, кичә генә бу урында ялгыз каен тора иде бит. Мөгаен, күземә күренәдер, дип уйладым. Ләкин, кибеткә караган саен, ул зурая кебек тоелды. Хәер, кызыксыну курку хисеннән көчлерәк булып чыкты. Мин сәер кибеткә керергә булдым.

         Ишекне ачу белән, гаҗәп күренешкә тап булдым. Үз күземә ышана алмыйча, бер урында тик басып калдым. Мин кергән җир кибеткә охшамаган, кайда килеп элеккәнне дә аңламадым. Барс, нәрсәдер сизгән кебек, бертуктаусыз өрергә тотынды. Кая карама – яктылык, зууур лампа эчендә, диярсең. Күзне өскә күтәрсәм, ни күрим: ут төсле бер тап. Мин, кире чыгып китәргә җитешми дә калдым, күзем томаланды, аякларым дерелди, башым әйләнә башлады. Аңымны югалтып егылдым.

         -Әһә, 00-96 нчы номер. Планетасы – Җир. Татарстан Республикасының каласы Казаннан. Исеме – Иркә. Ахыргы ай эчендә 45 тапкыр уңайсыз хәлгә эләккән. Хәтта бүген 00-96 нчы номер ваза да ваткан, “2”ле алырга да булдырган, ә иң мөһиме – аның Барсы Алишаны югалтырга мөмкин!

         -45?! Билл, алдама! Айда 30 көн булса, димәк бер көнгә… Тәәәк… Бер ярым проблема була бит!

         -Иии, надан! Бер ярым проблема буламы инде? Бер әйбер беләм, бу кызга ярдәм итәргә кирәк. 15 яшьлек бала өчен бу бик күп!

         Мине Барс уятты. Һаман да тулысынча аңга килә алмый идем әле. Торгач, әкренләп тирә-ягыма карый башладым. Без булган урын фильмнардагы чит җир планеталарында яшәүчеләр корабына охшаган. Түшәм биек һәм ап-ак, идәне ялтырый, як-ягымда ак стеналар, каршымда бары тик бер компьютер тора. Минем өйдә иң шәп компьютер, ләкин мондыен әле беренче күрүем. Экранда “Иркә” дип исемем язылган. Кыяр-кыймас кына үз исемемә басуым булды, экранда ике җан иясе күренде. Барс, куркуыннан минем артыма качты. Мин аңышканчы, берсе сөйли башлады:

         -Иркә! Бездән курыкмавыңны үтенәбез. Син барысын да аңларсың. Хәзер безне тыңла. Минем исемем — Джо, аныкы — Билл. Без Ориона планетасыннан. Сиңа ярдәм кирәк дигән хәбәр ишеттек…

         -Тукта-тукта, Джо. Аннары дәвам итәрсең. Иркә, инде күптәннән сорыйсым килгән иде, сәгать пояслары буенча син бүген дүртенче “2”леңне алдың, син ничек шулай булдырасың ул? Хәтерлим, мин синең яшеңдә бу теманы яхшы белә идем.

         -Надан! Синнән башка да белә ул аны! Кешене уңайсыз хәлгә калдырма дип күпме әйтергә була инде?

         -Сез чынмы? Ничек килеп эләктем мин монда?- дидем мин, аларны бүлдереп.

         -Иркә, син барысын да аңларсың. Ә хәзер синең көчегеңә булышырга кирәк. Бик тиздән ул дустын югалта ала, ә безнең планетада дусларны аерырга ярамый.

         -Мин берни аңламыйм. Ләкин сез чыннан да булыша алсагыз, зинһар, тизрәк булыгыз.

         -Әйе, без моны булдыра алабыз, тик озакка сузарга ярамый.

Кая мин? Кем бу җан ияләре? Тик бер әйберне йөрәгем сизә: алар безгә булыша алалар. Минем шатлыгымны күреп, Барсымның да кәефе күтәрелде.

         -Тик, Иркә, безнең сиңа үтенечебез бар. Син генә безнең планетабызны коткара аласың.

         Минем шатлыклы йөрәгем әкрен генә курку хисе белән тула башлады. “Нинди үтенеч ул?”, “Аларга миннән ни кирәк?”, “Мин аларны ничек коткара алам?”– дигән сораулар башымны бораулады.

         -Нәрсә эшләргә тиеш мин?- дип сорап куйдым. Ләкин шикләнү хисе миннән китмәде.

         -Тыңла, Иркә. Безнең патшабыз бик авыр хәлдә. Планетабызда аны терелтә алган дару юк. Һәм шуның өчен без сезнең планетагызга дару эзләп килдек. Ул авыруның шифасы турында тик бер китапта гына язылган.

         -Мин ничек булыша алам соң? Минем медицина буенча бернинди дә китабым юк,- дидем мин.

         -Синең әниең — Зөбәйдә, шулаймы?

         -Нәкъ шулай… Каян белдегез сез?

         -Анысы мөһим түгел әлегә. Безгә тизрәк патшабызны коткарырга, ә сиңа Алишаның хуҗаларын туктатырга кирәк. Ләкин вакытыбыз чикле. Сезнең өйдә бер тартмачык булырга тиеш. Ул гади түгел. Эчендә кечкенә генә китап бар, аны тылсым ярдәмендә генә укып була. “Аннан барлык сорауларга да җавап табып була,”- диләр.

         -Димәк безнең өйдә чын тылсымлы китап бар?

         -Бик дөрес. Начар кулларга эләкмәсен өчен, безнең патшабыз аны әниеңә биргән булган. Ләкин хәзер аны кайтарырга вакыт. Безне кешеләр күрергә тиеш түгел, шуңа күрә Ореона планетасы бары тик сиңа гына ышана.

         -Ә хәзер, бар, — дип өстәде Билл. -Юлыңда бул. Без сине көтәрбез.

         “Бары мин генә бу планетаны коткара алам!”- дигән уй белән мин ашыга-ашыга өйгә чаптым. “Димәк, әнинең дә бу җан ияләрен күргәне бар. Ул миңа ышаныр дип уйлыйм. Ә китап урынында булмаса? Юк, ул һичшиксез урынында булыра тиеш!”.

         Әни, ак алъяпкычын ябып, аш пешереп йөри. Минем аңа күпме яңалык сөйлисем бар, ләкин озак торырга ярамый. Мин аны кочаклап алдым да:

         -Әнием, минем бик зур үтенечем бар. Син миңа үзеңнең тартмачыгыңны биреп тора алмассыңмы?- дип сорадым.

         -Кызым, син кайда булдың? Барс синең белән түгелме? Нигә сиңа минем тартмачык?- диде әни.

         -Хәтерлисеңме, ул тартмачыкны син 10 ел элек үзеңнең өстәлеңдә таптың? Әнием, ул болай гына булмаган. Мин сиңа кайткач барысын да сөйләрмен, ләкин син хәзер миңа ышанырга тиешсең. Бир аны миңа, зинһар.

         -Син аны кайдан белдең? Әйе, бик сәер иртә иде ул. Ярар, мин сиңа ышанам. Сак бул, кызым,- дип, миңа шкаф өстеннән тартмачыкны алып бирде. Үзе бик гади күренә. Кай җире тылсымлы икән инде моның?

         Өстемә тиз генә курткамны киеп, бер кулыма тузанлы кара тартмачыкны алып чыгып киттем. Үземнең күпме чапканымны белмим, ләкин тиз арада мин элек ялгыз каен үскән урынга килеп җиттем.

Хәзер кибет тагы да кечерәйгән күк күренде. Ишекне ачсам, ни күрим?! Теге кораб, гомумән, булмаган да кебек. Аның урынына түрдә бер өстәл тора иде. Мин як-ягыма карандым да, зур-зур адымнар белән, өстәлгә таба юнәлдем. Өстәлдә ниндидер бер хат һәм бик сәер таш. Кеше хатын укырга ярамый, ләкин йөрәк сизде: бу хат миңа.

         “Кадерле Иркә! Без китәргә мәҗбүр булдык. Ләкин син тартмачыкны бу өстәлдә калдыр, без аны, һичшиксез, килеп алырбыз. Синең ярдәмең белән генә без патшабызга булыша алачакбыз. Шуңа, рәхмәт йөзеннән, Алиша Барс белән калачак. Ә бу тылсылмы таш сиңа, ул безнең планетадан. Таш сине барлык авырлыклардан саклаячак. 00-96, син бик батыр, шәфкатьле кыз! Барлык Җир кешеләре дә шундый булса иде.

Иркә, тагын бер әйбер: Италия беренче сәгать поясында урнашкан. Уңышлар сиңа, Иркә! Сау бул.”

         Кинәт мин уянып киттем. Мине әнием уята икән.

         -Кызым! Бер бик яхшы хәбәрем бар: Алишаны Мәскәүгә җибәрмиләр, ул монда, Барс янында калачак. Менә гаҗәп! Иркәм, син шатмы?- дип сорады әни.

         -Әлбәттә. Әлбәттә мин шат,- дип кенә җавап бирдем.

         Янымда Барс йоклый иде. Мин үз күзләремә ышана алмадым, әле генә мин Ореона планетасының патшасын коткарган булсам, хәзер мин өйдә идем. Әйтерсең, теге тылсымлы кибет, китап, Джо белән Билл, ап-ак стеналы зур кораб бары тик төш кенә. Минем моңа ышанасым килмәде. Шуңа күрә мин тиз генә Барсны эләктереп, теге кибет янына ашыктым. Ләкин аның урынында, ботаклары кар белән капланган, җил искән саен, талгын гына селкенә торган ялгыз каен тора иде.

         Димәк, барысы да төш кенә булган. Мин элек тылсымга ышансам, хәзер инде аның булмавына инандым. Шундый фикерләр белән өйгә кайттым. Тылсым булса да, булмаса да, география беркая китми, дәреслегемне укырга теләп, мин шкафымны ачып җибәрдем. Карасам, китаплар арасында, төшемдәге Ореона планетасыннан булган таш! Мин башта, ышана алмыйча, аңа тик карап тордым. Бу хәл чын икәнен аңлагач, күзләремнән яшь тама башлады. Бәхет яшьләре. Ишектә кыңгырау. Хуҗасы Алишаны безгә кунакка алып килде.

         Бар икән ул, бу шау-шулы шәһәрдә дә бар икән тылсым!

Хазеева Чулпан
Страна: Россия