Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Тылсымлы каләм»

Тылсымлы каләм

Илназ быел өченче сыйныфта укый.

Соңгы арада “икелеләр” дә ала башлады, ялкауланып киткән кебек тоелды ул.

Беркөнне ул дуслары белән балык тотарга бара. Илшат өч балык, Айрат дүртне, Илназ бары берне генә тота. Ә бу балык тылсымлы булып чыга һәм Илназга болай дип әйтә икән:

— Илназ, болай начар укысаң, сине икенче елга калдыралар бит. Мин сиңа тылсымлы каләм бирәм, шул каләм белән өй эшләреңне эшлә, әйбәт билгеләр генә алырсың.

Шулай дигән дә балык югалган.

Малайлар балыкларын алып өйләренә кайтып китәләр.

Кич тә җитә. Тылсымлы каләм белән Илназ өй эшләрен әзерли, тылсымның көченә дә ышана инде ул.

Түземсезлек белән мәктәпкә барасы көнне көтте ул. Ул көнне Илназ, чынлап та, өч “бишле” ала. Шатланып йөгереп кайтты ул көнне өйгә Илназ. Шул каләм белән дәресләр әзерләп, бик күп “бишлеләр” алды ул.

Беркөнне Илназ бу каләмне өстәлдә онытып калдыра һәм энесе Артур каләм белән уйнап вата. Илназ моңа бик тә борчыла. Башка каләм белән өй эшләрен үти, бик күп “бишлеләр” алуын да дәвам итә. Тылсымлы каләмнең нинди тылсымга ия икәненә төшенде инде хәзер Илназ. Бик тиз уку алдынгысына әйләнде ул.

Фатхутдинова Камиля
Страна: Россия