Кайдадыр, кайчандыр, яшәгән ди Линә исемле бер кыз. Ул бик сәләтле була – җырларга, биергә ярата. Шулай да, аның иң яраткан шөгыле – рәсем ясау. Ул көн дә төрледән-төрле буяулар белән берсеннән-берсе матур рәсемнәр төшерә! Көннәрдән бер көнне Линә, кәгазь битенә озак кына: «Нинди рәсем ясарга икән?»- дип карап утырганнан соң, гаҗәеп матур ишек рәсеме ясарга керешә. Ул бу эшен шундый бирелеп башкара ки, көндез башлаган эшен төнгә кадәр дәвам итә. Сырын–сырга, бизәген–бизәккә җентекләп төшереп, ниһаять, ясап бетерә ул рәсемен… Тик ул рәсем белән алга таба ни эшләргә?.. Озак уйланып утырганнан соң, тирә-якта үзенең тылсым көче белән дан тоткан Әкиятче бабай янына барырга, дигән уйга килә. Ул бабай әкиятләрне чынбарлыкка әйләндерә алу көче белән билгеле була.
Әкиятче аны дәшми генә каршы ала һәм, бик озак карап торганнан соң:
— Син миңа өч көннән кил, шунда мин сиңа барысын да сөйләп бирермен, — ди. Линә нишләсен, кире өенә кайтып китә. Төгәл өч көн, өч төннән соң бабай янына кире килә.
Әкиятче, бер сүз дә дәшмичә, куллары белән рәсем өстеннән шудырып ала да, рәсемне кире Линәгә суза һәм өенә озата. Өенә кайтуга, Линә, рәсемдәге ишекнең кәгазьдән кубып, ачылып торуын күрә. Кызыксынып, эчкә күз сала. Нәни бармаклары белән ачып җибәрүе була, күзенә ишекнең эчке ягында бик соры һәм күңелсез бер җирлек чагыла. Секунд та үтми, ишек Линәне үз эченә суырып та ала, «шап» итеп ябылып та куя! Кыз кире чыгарга омтылып карый, ләкин ишек ачылмый, теге яктан ни беләндер терәтеп куелган сыман тора. Шулвакыт тирә-ягын урап алган сорылык эченнән Линәнең каршысына соры йөзле, бик күңелсез бер кеше килеп баса.
Кызны күргәч ул:
-Син бит Линә! Без шушы күңелсез җирдә менә 50 ел яшибез. Төгәл 50 ел элек безнең якты, матур җиребезгә усал сихерче Сибәт сихер салды. Шул көннән бөтен дөнья соры төскә чумды! 50 ел буена беркем дә шатлана да көлә дә алмый. Без беләбез: ул сихерне бары тик син генә җиңә аласың! Зинһар ярдәм ит! — дип ялвара.
Линә җавап итеп:
— Мин бик ярдәм итәр идем дә, ничек кенә булышыйм соң? — ди.
Күңелсез кеше:
— Син тиз арада Көлке бияләен эзләп табарга һәм, шуның эченә кереп, безгә сөенеч капчыгын алып чыгарга тиеш! – ди. Һәм, ничек пәйда булган булса, шулай кинәт юкка да чыга.
— Кызык, ничек мин шушы гәүдәм белән бияләй эченә керермен икән соң? — дип уйлый Линә. Тик, уч төбенә сыярлык кечкенә ишек эченә эләгү кыйссасын исенә төшереп, юлга кузгала.
Көн китә Линә, ай китә… Озак кына барганнан соң, аның юлына юл өстендә бертуктаусыз биеп торучы бер кыз очрый. Үзе җырлый, үзе, җырлавына кушылып, сикереп-сикереп бии ди бу.
— Сәлам! Минем исемем Бану. Мин – биюче! – ди кыз.
Линә исә:
— Бик шәп! Ә минем исемем Линә! — дип җавап бирә.
Линә биюче Бануга каян килүен, ни эшләп йөрүен сөйләп биргәч, Бану аның белән бергә барырга була.
Икәүләшеп бара торгач, юлларында бер чүпрәк аю белән кургашын солдатка тап булалар. Линә, бу затларны кайдадыр күргәне барлыгын уйлап, кабат сүз башлый:
— Сәлам! Минем исемем Линә. Бу – минем дустым Бану, ул — биюче. Ә сезнең исемнәрегез ничек? — дип сорый.
Аюның исеме Әюп, ә аның дусты — солдат Тимергали булып чыга. Бану белән Линә аларга каян килүләрен һәм бияләй эзләп йөрүләрен сөйләп бирәләр. Шуннан соң Тимергали:
— Шәп! Ә безгә дә сезнең белән барырга ярыймы соң? — дип сорый.
— Әлбәттә! Бергә без көчлерәк! — дип җавап бирәләр кызлар.
Тимергали, Биюче Бану, Әюп һәм Линә бергәләп кабат юлга күзгалалар.
Бара торгач, бер зур җимерек хан сарае күрәләр. Сарай зур, биек икән, ди! Ә капкасы бикле икән ди… Аю килеп бер генә суга, йозаклар очып, капкалар ачылып та китә, дуслары куркышып аптырап торган арада, кыю Линә сарай эченә йөгереп кереп тә китә! Сарай эчендә ул йоклап яткан зур Алпамшага юлыга. Алпамшаның бер кулында сыңар бияләй була. Көлке бияләе шул буладыр инде. Кыз тиз генә дусларын чакыра. Тегеләр керүгә, Алпамшадан куркып, аңнарын җуя язалар. Ләкин Линәгә булышу теләге куркуларын җиңә. Солдат, шыпырт кына килеп, мылтык очы белән бияләйне салдырырга маташканда, усал Алпамша уянып китә! Тик шул вакыт биюче Бану матур итеп җырлап җибәрә. Матур көй астында Алпамша тагын тәмле йокыга тала. Дуслар Көлке бияләен Алпамша кулыннан салдырып алу белән, Линә аның эченә кереп тә китә, сөенеч капчыгын тотып килеп тә чыга. Шул мизгелдә бөтен дөнья төрле төсләр белән яктыра! Кешеләр, хайваннар, уенчыклар шатланыша, көлешә башлыйлар. Хәтта Алпамша да, уянып, кешеләргә кушылып бии-җырлый башлый!
Шулчак дусларның каршысында кабат теге ишек пәйда була. Бу “Линәгә тылсым иленнән китәргә вакыт” дигәнне аңлата… Линәне дуслары елый-елый озатып калалар. Ишек, ачыла һәм Линәне кире үзенә суырып ала…
Линә, өстәленә башын салган, кулына карандаш тоткан килеш йокысыннан уянып китә. Каршысында уенчык аю Әюп белән мылтыклы солдат Тимергали утыра. Шулчак көйле тартмачык “телгә килеп”, эчендә басып торучы биюче Бану музыка астында бер тапкыр бөтерелеп ала да, Линәгә карап, бер күзен кысып куйган кебек була…