Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тылсымлы чыпчык

ӘКИЯТ

Тылсымлы тукран чыпчыгы

Борын-борын заманда яшәгән ди бер Иван исемле сәүдәгәр. Яшәгән ди ул хатыны һәм 5 кызы белән зур булмаган, ләкин бик тарихи Алабуга шәһәрендә.

Бервакыт, иртән киткән ул ауга урманга, Танайка урманына. Бик күп итеп куяннар, төлкеләр аткан, төрле чыпчыкларны тоткан, хатыны белән кызларын ярдәмгә чакырган. Алар тапкан табышны кәрҗиннәргә һәм чиләкләргэ төяп, өйгә алып кайтканнар.

Хатыны бер чыпчыкны йоннарыннан чистарта башлау белән, ул кеше тавышы белән сөйли башлаган:

-Үтермә мине, мин — патша улы, усал убырлы карчык мине чыпчыкка әйләндерде. Мине чибәр кыз гына коткара ала”, -диде ул.

    Кече кызы Мария бик игелекле һәм эшчән, ул бу сүзләрне ишетү белән, зур бер читлек алып килде һәм шунда чыпчыкны утыртты. Мария көн дә алдына су куйды, ашатты, аның белән сөйләште. Моның өчен бу чыпчык 3 теләкләрен үтәргә һәм аларга ул теләкләрен әйтергә кушты. Мария бик озак уйлады. Апалары алтын-көмеш, бриллиантлар сорарга кушты. Тик Марияга бу кирәк түгел иде.

    Аларның данлы шәһәренә бәла килгән. Усал убырлы шәһәрне җимерергә жил-давыл жибәргән. Мария шәһәрне саклап калу мәсьәләсе белән чыпчыкка мөрәҗәгать итте. Чыпчык каршы килмәде, шулай итеп, беренче теләкне башкарды, беркем дә зыян күрмәде.

Убырлы карчык моны ишеткәч, тагын да ныграк котыра башлады.

— Җаным, чыпчыгым, безнең шәһәрне сугышлардан коткар, безнең шәһәрдә мәхәббәт һәм игелек булсын, шәһәребез чәчәк атсын, гөмбәләр, җиләк-җимешлэр үссен, елга һәм күл төпләре тулы балык, ә кырларда һәрвакыт икмәк булсын, — дип утенде. Икенче теләкне дә утәде чыпчык.

       Еллар утте. Бу чыпчык кызга гашыйк булды, кыз да бик ияләнде чыпчыкка. «Яратам», — диде Мария аңа. Шул вакыт өченче теләк тә үтәлде. Бу чыпчык бик чибәр патша улына әверелде.

Сәүдәгәр, хатыны һәм кызлары бик шатландылар шундый чибәр кияүгә. Алар бик зур туй уйнадылар. Бу туйда бөтен шәһәр ял итте. Шәһәр халкы бу чыпчыкны мәңгеләштерергә теләкләре булуы турында белдерде, шәһәр гербына урнаштырырга булды. Шушы көннән бирле, Алабуга шәһәренең гербын шушы чыпчык-тукран бизи.

Әкият тә ахырына җитте, ә кем тыңлады — афәрин!

Мазняк Руслан
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 01.01.2005
Страна: Россия