Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тылсымлы бал

Еракта-еракта бер әкияти матур урманда яшәгән ди, булган ди Жужу исемле бал корты. Һәр кояшлы көнне Жужу иртән уянып үзенең яраткан чәчәкле аланына юл тота. Ул анда чәчәкләрдән тәмле бал җыя һәм чәчәкләрне тәрбияли. Ул бик тырыш, эш сөючән бал корты була. Аның урманга һәм анда яшәүчеләргә файда китерәсе килә.

Көннәрдән бер көнне Жужу үзенең матур аланына чыга һәм бик ямьсез күренеш күрә. Шаян исемле куян баласы аның яраткан чәчәкләрен таптап, аларны өзеп йөри.

— Син нишлисең? – дип сорый Жужу.

— Уйныйм бит. Күрмисеңмени? Монда шундый күңелле, карале,

нихәтле матур, төрле-төрле чәчәкләр! Аларны өзеп чөйсәң, алар салют кебек күренәләр.- дип җавап бирә Шаян.

— Син минем аланымны бозасың! Мин бит монда “тылсымлы”

бал җыям! – дигән бал корты.

— Бик исем китте, әле уйлап чыгаруын кара, имеш тылсымлы! Бу

алан синеке генә түгел, барлык җәнлекләрнеке һәм мин монда уйныйм. – дип җавап биргән куян баласы.

— Бар Шаян башка җирдә уйна! Алайса миңа сине чагарга туры

киләчәк, ә минем моны бер дә эшлисем килми. – дип ачуланган Жужу.

Куян баласы бу аланның ни өчен шундый кадерле булуын

аңламады, аңа башка җиргә уйнарга китәргә туры килде.

Көннәр салкынайта башлагач, урманда яшәүчеләрнең

балалары авырый башлыйлар. Тиктормас Шаянның да тамагы авырта. Әни куян аны ничек кенә дәваласа да тазарта алмый.

Шаянның авыртканын ишеткәч Жужу бер савытка

“тылсымлы” балны тутырып алар өенә юл тота.

— Исәнме, Жужу!

— Исәнме, Әни куян, мин сезгә бал алып килдем.

— Бик зур рәхмәт! Бал безгә хәзер бик кирәк, Шаянның тамагы

авырта. – дигән Әни куян.

Гатиатуллина Саида Фанилевна
Страна: Россия
Город: Балтаси