XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тузганаклар

1. Яз килүгә, тузганаклар.

Ача керфеген, көлеп.

Аның сары таҗларыннан

Кояш көнләшә кебек.

Кушымта:

Сары күзле тузганаклар

Миңа сәлам юллыйлар.

Ягымлы сары аланнар

Миңа бәхет юрыйлар.

2.Балачактан таныш миңа

Тузганаклы аланнар.

Шунда яшьлек чәчәк аткан;

Тирән хисләр яралган.

3.Сап-сары аткан чәчәктән

Ак керфекләр ярала.

Хыяллар артыннан куып,

Дөнья буйлап тарала.

4.Тузганак-сафлык чәчәге,

Мәхәббәт, аклык гөле.

Назлы хисләрдә тирбәтә

Сөю-сагышның көе.

Салахутдинов Ринат Рамилевич
Страна: Россия