Туктатыгыз зинхар сугышны.
1. Туктатыгыз зинхар сугышны,
Кыймагызчы кеше җаннарын.
Бөтен дөнья бүген бер теләктә,
Көтә тыныч атуын таңнарның.
2. Күпме балаларны ятим иттең, сугыш,
Күпме әниләр ялгыз калдылар.
Баласын югалткан әниләр күзеннән,
Күпме кайнар яшьләр тамдылар.
3. Сугыш кырындагы улын уйлап,
Йокламый төннәрен әниләр.
Җилләр тәрәзә шакыса да,
“Әттә” диеп , ишеккә йөгерә бәбиләр.
4. Теләкләрнең изгеләрен телик,
Тәрәзләрне җилләр генә түгел.
“Мин кайттым дип”-
Шакысалар иде әтиләр!
5. Әниләрнең газиз уллары
Исән кайтсын туган өйләргә,
Һәрберсенә язмыш язса иде
“Җиңеп кайттык”,- дип
Горурланып безгә сөйләргә.