XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тукран-кеше һәм урман сакчысы

Тукран-кеше һәм урман сакчысы.
Борын-борын заманда яшәгән ди калын урманда берүзе бер урман сакчысы. Ул көн-төн урманны, аның хайваннарын, үсемлекләрен, җәнлекләрен, кошларын саклаган. Менә беркөнне ул урманда тук-тук иткән тавыш ишетә. Тавыш килгән якка барса, бер кеше аның урманында иң төз, биек нарат-чыршыларны кисеп маташа икән. Балтасы шундый үткен ди, суккан саен бер агач авып кына тора икән. Урман сакчысының бу хәлне күреп бик ачуы килгән:
—    Рәхсәтең бармы синең минем урманымнан агач кисәргә? – дип сораган ул  кешедән.
—    Ә мин кемнән сорарга тиеш соң? Минем торырга өем юк, агачлардан үземә өй салачакмын, -дигән агач кисүче.
—    Син беләсеңме соң, бер агач кискәч, икене утыртырга кирәклеген?
—    Урманда агач бетәмени, мондагы агачларны санап бетерерлек түгел бит, -дигән кисүче.
—    Урманда бөтен эш тә рөхсәт белән эшләнә. Иң элек кортлы агачларны кисеп, урманны чистартырга кирәк. Сиңа эшне шуннан башларга иде, — дигән урман сакчысы.
—    Миңа кортлы агач кирәкми, мин бары тик яхшы агачларны гына кисәчәкмен, -дигән кеше.
Шуннан урман сакчысының  аңа  бик нык ачуы килгән һәм ул аны тукранга әверелдергән. Аңа шушы урманда яшәп калырга,  урманны корткыч бәҗәкләрдән чистартырга туры килгән. Шулай күп еллар үткән, тукран-кеше бөҗәкләр чүпләп  тамагын туйдырган, агач куышларын үзенең өе иткән. Урманга килгән кешеләргә читтән генә кызыгып яши биргән.
Менә көннәрдән беркөнне урманга балалар килгәннәр. Аларның күзе бик биек булып үскән кедр чикләвегенә төшкән. Алырга уйлыйлар, ләкин берничек тә булдыра алмыйлар икән. Тукран-кеше аларның тавышларын ишетә, шыпырт кына агачтан корт чүпләгән булып, чикләвекне балаларга өзеп ташлый икән. Балалар бик шатланганнар чикләвекләрне күреп. Тукран-кешегә балалар  күп рәхмәтләр әйткәннәр. Шунда тукран-кеше туган ягын сагынып сыкрап-сыкрап елый башлаган. Аның елаганын урман сакчысы ишеткән һәм аны бик жәлләгән. Башкача урманда тәртип бозмас дип, киредән кешегә әверелдергән.
Шул көннән башлап  КЕШЕ  дигән бөек зат урман үстерүгә үзенең көчен кызганмый башлаган.
                                                                                                                                                4 сыйныф укучысы Гатина Сөмбел
Татарстан Республикасы арча районы Хәсәншәех мәктәбе
Җитәкче Валиева рузалия Таһировна
 

Гатина Сюмбель Рафисовна