Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тукайны искә алып

Моннан бик күп еллар элек

Ятим малай яшәгән.

Бәләкәй генә булса да

Авыр эшләр эшләгән.

Үксез бала һәркайда да

Тик артык кашык булган.

Дөньяга танылган шагыйрь

Бәхетсез булып туган.

Яратам Тукай абыйның

«Шүрәле» әкиятен.

«Киткән, — ди, — егет урманга

Булган,-ди,- караңгы төн».

Былтыр дигән зирәк егет

Шүрәлене алдаган.

Ярыкка бармагын тыгып,

Хур булган бит,и-и-и надан.

«Су анасы» әкияте

Урлашмаска өйрәтә.

Урламаска,алдамаска

Әниләрне бигрәк тә.

Тукай абыем шикелле

Шагыйрь булырмын әле.

Күңелемдә хисләремнең

Яз бөреседәй мәле.

Даутов Разиль Айратович
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 01.01.2006
Страна: Россия