Принято заявок
2115

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тукайга сәяхәт

Бүген яз кояшы бигрәк матур карый. Теләр-теләмәс кенә мәктәпкә йөгерүче балаларның күзләрен чагылдырып шаяра. Безнең беренче дәрес – татар әдәбияты. Беренче булгач, күбебез йокы-аралаш, уянып бетмәгән әле, шуңа күрә укытучыны гына тыңлап утырасы килә. Миннән генә сорамасалар ярар иде дигән уй азрак тынычландырып куя. Төне буе телефонда уйнап утырганга, минем дә йокым туймаган, урыным да кайнар батарея янында җитмәсә, яз кояшы урамга чакырып елмая. Шул җылылык һәм ягымлы кояш мине изрәтә, укытучының йомшак тавышы баш миен рәхәт итеп сыйпый. Өй эше Габдулла Тукайның “Милли моңнар” әсәрен ятларга иде. Мин аны яхшы белгәч, бик борчылмыйм. Ятламаучылар партага сеңеп беткәннәр. Артта утыручы Ясминә, мине амбразурага алган диярсең, кымшанмыйча, минем гәүдәм артында качып утыра. Зифа Бәшировна безне дәрес башында ук утка тотмый. Башта җайлап кына Тукай чорын, шул вакыттагы Казан турында тәмләп кенә сөйли дә сөйли. Син дә, аңа ияреп, Тукай Казанына сәяхәт итәсең.

Кинәт, ишек шакыган тавыш ишетелде. Укытучы апа ишекне ачып карагач, беркем дә күренмәде. Әй, ниндидер башлангыч сыйныф баласы адашып юлыккандыр. Янә шакыган тавыш килде. Ишек ачылып китте дә, мәктәп директоры керде. Безнең сыйныф балаларына карады, кемнедер эзләгән кебек күзен йөртеп чыкты. Мине күргәч, йөзендә елмаю барлыкка килде.

— Миңа әнә теге беренче рәттә икенче партада утырган малайны җибәрегез әле! – диде директор апа, бер миңа, бер Зифа Бәшировнага карап.

— Раилнеме? – дип сорады укытучы.

— Юк, Рәмзилне. Аның белән сөйләшеп алырга кирәк.

— Рәмзил, бар, мин сине җибәрәм, — диде укытучы апа, миңа карап.

— Ә мине аласыгыз килмиме? – дип, һәрнәрсәгә борынын тыгучы Ясминә сикереп торды.

— Юк инде, Ясминә! Син өй эшен эшләдеңме? Тикшереп карыйк әле! – диде Зифа Бәшировна аны туктатып.

Ясминә шым булып калды. Ул тагын дәрескә әзер түгел иде.

Мин, әйберләремне сумкага салдым да, Раил һәм башка дус малайлар белән саубуллашып, Ясминәнең ачулануыннан көлеп, сыйныфташларымның кызыксыну катыш гаҗәпләнү һәм көнләшү чагылган йөзләренә карап, чыгу ягына таба атладым.

Кабинеттан чыккач, директор апа мине мәктәп китапханәсенә алып китте. Анда керүгә, Тукай заманы язучылары бүлеге стеллажлары ягына атладык. Директор миңа һәр язучы турында сөйләде, аларның әсәрләренең ничек язылганын аңлатып бирде.

— Гөлфия Гаязовна, мине ник монда алып килдегез? – дидем мин, сәерсенеп.

— Рәмзил! – диде ул, күзлек өстеннән шикле кеше кебек як-ягына карап:

— Сиңа Тукай белән очрашырга кирәк!

Мин гаҗәпләнеп торган вакытта, директорыбыз китапханәнең урманга караган тәрәзәсеннән 1900 елларга портал ачты да, мине ниндидер тылсымлы көчләр шунда тарттылар. Бер мизгел эчендә мин XX гасыр башы Казанында идем инде. Ләкин Гөлфия Гаязовна урыныда Вафа Бәхтияров иде. Хәзер аның “Әл-Ислах”ка эшкә бара торган вакыты икән.

— Әйдә, Рәмзил, киттек, Тукайга юл күрсәтәм сиңа, — ди.

Мин аңа иярдем. Казан шулкадәр матур, якты иде! Урамнар киң, асфальт юллар урынына таш җәелгән, ике яклап икешәр катлы агач өйләр тезелгән, ара-тирә таш йортлар да очрый. Кешеләр машинада түгел, ә атка тагылган арбаларга утырганнар. Барысы да бер-берсе белән сөйләшеп, яңалыклар уртаклашып бара, беркем дә телефоннарга текәлмәгән. Ә киемнәре! Ул киҗе-мамык тукымадан тегелгән күлмәкләр, итәкләр, матур бизәкле камзуллар, читекләр!

Менә “Болгар” кунакханәсенә килеп җиттек. Вафа абый 40 номерлы бүлмәнең ишеген шакыды. Ишек артыннан йөткергән тавыш килде. Бүлмә бикле түгел иде.

— Керегез, ачык, — диде кемдер.

Кердек. Бүлмә кечкенә, озынлыгы өч метр, киңлеге икедер. Уң ягында карават, сул якта өстәл. Аның астында китап тулы кәрҗин утыра. Өстәл артындагы ябык кына кеше бик матур киемнән иде: ак күлмәк, кара ыштан, аягында бизәкле итек. Ул кеше – Габдулла Тукай.

— Габдулла, сәлам, мин менә сиңа бер яшь егетне алып килдем, — диде Вафа абый.

— Эһем.. Бик шәп! Яшьләр белән аралашырга яратам мин, — диде Тукай аз гына йөткереп.

Тукай мине үзе янына чакырды да караватына утыртты. Кәрҗиндәге китаплар артында торган тылсымлы шарны алды да, миңа үзенең балачагын сөйләп, бөтен тормыш юлын шарда күрсәтте. Минем сорауларыма җаваплар бирде, каян илһам алганын аңлатты. Аның сөйләвен тыңларга рәхәт, аның тавышы шундый йомшак, ямьле, ләкин кайвакыт нык йөткереп ала иде.

— Мин дә әсәрләр язарга яратам. Менә монда минем хикәяләрем, — дип, Тукайга зәңгәр папкадан әсәрләрем белән тулы кәгазьләрне алып бирдем.

Тукай сүзсез генә ул кәгазьләрне алды, нык кызыксыну белән укырга тотынды.

Минем аякларым калтырый башлады, башыма кайнар ут йөгерде, бик дулкынландым. Тукай үзе минем әсәрләремне укыганга ышана алмый идем! Ул, укый-укый да, сәер генә миңа карап куя. “Әй, әсәрләрем бик начар ахры”, — дип уйлана башладым инде.

— Менә бит! Яшьләр дә яхшы яза! Вафа, Фатихка әйтерга кирәк, Яңа Бистәдә тагын бер каләм тибрәтүче бар икән, — дип, Тукай урыныннан сикеренеп торды. Бүлмәсе буенча зур-зур адымнар белән атлап бер-ике түгәрәк әйләнде дә, минем яныма басып янә кул бирде.

— Афәрин, энекәш, афәрин! Язарга кирәк! Синең талантың бар, аны үстерергә кирәк, шулай матур әсәрләр яз, яме! Милләтебез сезнең кебек яшьләр кулына кала!

Шулчак урам яктан ниндидер матур көй ишетелде. Тукай, Вафа абыйга карап:

— Кардәш, бу көй нинди көй? – дип сорады.

— Бу көй була, дидем, Әллүки! – өзеп сүз керттем мин, аны бит төне буе ятладым.

— Афәрин, энекәш, булдырасың! Сиңа миннән фатыйха! – дип, Тукай кул чапты да, җилкәмнән сөеп алды.

Мин шатлыгымнан күкләргә очып:

— Рәхмәт, Тукай! – дип кычкырдым да, кемдер уң кабырга астына бик каты итеп төртте.

Уянып китсәм, кап-кара бөдрә чәчләре арасыннан тигез ак тешләрен ыржайтып һәм миңа көлкеле күзләре белән карап, сыйныфташым Ясминә:

— Рәхмәтеңне аннары әйтерсең, башта шигыреңне сөйлә, синең чират, йокы чүлмәге, — дип, бөтен сыйныф алдында кычкырып көлә иде.

Мин укытучыга карадым. Аның таләпчән күзләре миңа төбәлгәннәр. Ясминәнең сүзләре искә төшкәч, минем чират икәнен аңладым. Ул әле дә көлеп утыра иде.

— Көлүеңнән эчең катмасын! – дидем мин көлеп һәм такта янына горур итеп атладым. Тукай минем янымда басып торганны күз алдына китереп:

“Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә, матур, милли көй…”

Яруллин Рамзиль Фанисович
Страна: Россия
Город: Казань