Бөек Тукай безнең күңелләрдә
Ничә гасыр инде саклана.
Чөнки hәр татарның башлангычы
«Туган телне» җырлап башлана.
Тукаемның язган әкиятләре,
Шигырьләре, моңлы җырлары
Ничә буын аша яңгырап,
Йолдыз сыман балкый нибары!
Су Анасы, Шүрәлеләр, Кәҗә белән Сарык,
Таныш алар hәрбер буынга.
Тукай безне матурлыкка өнди
Хөрмәт итәм аны мин шуңа!
Рәхмәт аңа бай иҗаты өчен,
Татар халкын менгерде үргә.
Бөек Тукай безнең йөрәкләрдә,
Булырбыз без бергә мәңгегә!