Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тукайга багышлап ….

Язның матур көнендә,

Апуш дөнъяга килә.

Дүрт ай ярым дигәндә

Әнкәсе вафат була.

Габдулланың әнкәсе

Мәмдүдә атлы иде,

Сасна авылы мулласы

Кияүгә алган иде.

Бәләкәй Габдулланы

Асрамга  калдырды.

Газаплы, авыр тормыш

Йөрәкләрне яндырды.

Ишек төбендә калтырап

Аякларын туңдырды,

Керткән чакта карчык аңа

Таяк белән тондырды.

Шәрифә карчыкта үтә

Иң газаплы көннәрне,

Булмый аның бер генә дә

Еламаган төннәре.

Шатлык килде Габдуллага

Әнкәсе алып киттте,

Сасна мулласы аны

Үз итеп, якын итте.

Бәхет озакка бармады

Әнкәсе үлеп китте,

Габдулланы ачы язмыш

Инде дөм ятим итте.

Сасна мулласы сабыйны

Өчилегә кайтара,

Монда хуҗа үги әби

Әллә ниләр майтара.

Еласа да юатучы,

Иркәләүче булмады

Ашый – эчәсе килсә дә

Кызганучы булмады.

Эткәннәр дә төрткәннәр

Бигрәк үги иткәннәр.

Мәрхәмәтле кешеләр

Аны алып киткәннәр.

Асрамга бала бирәм,

Кем ала? – дип

Басып тора үги ана

Киттек бала Казанга! – дип

Аны бер ир – ат ала.

Мөхәмәтвәли исә

Читекләр тегә иде.

Ә әнкәсе Газизә

Кәләпүш чигә иде.

Язмыш җиле бу сабыйга

Тагын кагылып үтте

Бер-бер артлы ата- ана

Нишләптер чирләп китте.

Ялгыз калыр бу бала дип

Кемнәр кулына кала дип

Кайгырды ата- ана,

Әбисе йортына тагын

Ул чәүкә булып бара.

Оядан ояга күчеп

Җылы эзли Габдулла

Кырлай авылына килеп

Бер гаиләгә тап була.

Кырлайның табигате

Хуш килде күңеленә

Аунады яшел чирәмдә

Карап зәңгәр күгенә.

Башка җиргә караганда

Ул монда озак яши,

Сәгьди абзый Габдулланы

Сабакка йөртә башлый

Урманында кызыл җиләк

Җыярга кирәк чиләк,

Йөгереп – йөгереп җыям җиләк

Кагын коярга кирәк.

Малайлар белән Габдулла

Төрле уен уйнаган,

“Ачык авыз” уенын ул

Бер дә уйнап туймаган.

Кулдан – кулга күчеп йөри

Тугыз яшьлек Габдулла,

Җаек каласына килеп,

Мәдрәсәгә тап була.

Үткер булды, зирәк булды

Шәкертләрнең шәкерте,

Гарәп, фарсы, төрки телен

Өйрәнеп ул шәп итте.

Сөекле Тукаебызны

Яратабыз, зурлыйбыз.

Шигырьләрен, әкиятләрен

Бик яратып укыйбыз.

Урманнарга барсам

Искә төшерәм

Тукайның “Шүрәлесен”

Авылым минем шундый матур

Бер килеп күр әле син!

 

Хамраева Алсу Айратовна
Страна: Россия
Город: село Кандры