Апрельләрдә аваз салган
Якты дөньга,
Күп шигырьләр язармын, дип
Газиз халкына.
Тормышлары авыр булган,
Үлгәч әткәсе .
Шәрифә карчыкта үскән
“Үрдәк бәбкәсе”.
Әнкәсе дә үлеп китә —
Дөм ятим кала.
Кулдан кулга китә сабый ,
Язмыш сыный ла!
Күңел боек, тормыш авыр ,
Йөрәк әрни лә !
Өзгәләнеп шигырь яза
Кәгазь битенә.
Көннәр үтә , айлар үтә,
Еллар агыла .
Шагыйрь булып үсеп җитә
Моңлы бу бала.
Туган телен байрак итеп,
Татар телен үлмәс итеп,
Мәңге сүнмәс эз калдырып ,
Газиз халкын рухландырып ,
Кыска гына гомерендә
Атлый адым мәңгелеккә.
Яшен кебек яшьнәп үтә ,
Халкын әйдәп киләчәккә.