XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тукай турында төш

Мин төшемдә күрдем Тукайны,
Кыю атлап каршысына чыктым,
Саумы, Тукай, дидем, милләтемнең
Газизләрдән газиз баласы син,
Җан җылыңны биреп халкыма,
Ышангансың алга барасына.
Сөйлә миңа, илаһи көчеңнең
Тамырлары кая тоташкан?

Әйтте Тукай сыйпап башкаемнан,
Тыңла, балам, минем тормышымны
Күрсәтмәсен Ходай дошманга.
Усал язмыш ике канатымны
Сындырды да сабый чагымда:
Аерып алды атам куеныннан,
Мәхрүм итте анам назыннан.

Газиз анам, күзләремә карап,
Әйтте миңа соңгы сүзләрен:
Хакыйкатьнең асылы билгеледер,
Язмышыңда ни язылган булса,
Шулай сызылыр гомер юлларың.
Тик онытма шуны, газиз улым,
Көчле рухлы бөек затлар гына
Җиңә ала тормыш сынавын.
Хезмәт ит син, тырышып, халыкка,
Яшәү яме түгел байлыкта.

Каләмемне тотып, милләт өчен
Чыктым изге көрәш кырына.
Анам теле – гүзәл туган телем,
Озата барды гомер юлымда.

Шулай диде миңа бөек шагыйрь.
Күзләренә карап җавап бирдем:
Тел ачкычы бүләк иттең безгә, Тукай,
Моңсызларны җырлы иттең, моңлы Тукай,
Рухларга көч өстәдең, гадел Тукай,
Гаделлекне яклый алдың, туры Тукай!
Мин сүз бирәм, ышан безгә, газиз Тукай,
Йолдызларга язылыр изге, якты исемең,
Еллар узган саен артыр синең кадерең,
Гасырлардан гасырларга озата барыр
Бар нәрсәләрдән кадерле “Туган тел”ең.

Хаерова Эндже
Страна: Россия