Татар телендә сөйләшәм,
Туган телемдә җырлыйм.
Тукай әкиятләрен укып,
Төннәрен тыныч йоклыйм.
«Бишек җырын» тыңлап үстек,
«Зиләйлүкне» көйләдек.
Татар теле дәресендә ,
Шигырьләрен сөйләдек.
Тукай! Ул өйрәтте безне,
Бу дөньяны танып аңларга!
Яхшылыкны яманлыктан аерып,
Туры сүзле гадел булырга.