Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Тукай сүзе

Туган телем- татар теле,
Милләтемнең көзгесе.
Әткәм- әнкәм теле,
Нәселемнең өлгесе.
 Иң матур , назлы тел-
Ул минем туган телем.
Яратканга татар телен,
Киңдер аңа күңел түрем.
 Алгы көнгә, киләчәккә
Маяк безгә татар сүзе.
Китап ачсак, дәшә безгә
Татар сүзе- Тукай сүзе.
Таң нурыдай саф ул,
Гөлләр кебек бизәкле.
Тукай теле -әнкәм теле белән
Төзик без киләчәкне.
 Тукай сүзен кадерлик,
Туган телне саклыйк!
Горур булып, татар булып,
Тапталмый алга атлыйк!
 
Кышкы көн
 
Ак бураннарын туздырып
Салкын кыш килеп җитте.
Чистаемның урамнарын
Кар көртләре өеп китте.
 Мамык шәленә төрде ул
Иген- кырларны хәтта.
Тәрәзәдән карап тору,
Күңелле дә, рәхәт тә.
 Акбай, Сарбайны ияртеп,
Уйный бала-чагалар.
Ял көнендә кичкә чаклы
Чаңгы, чана шуалар.
 Телефоннарыгызны ташлап,
Саф һавада йөрегез!
Кар бабайны ясап куйдым
Килегезче, күрегез!
 

Гафиятуллина Зарина Ривалевна
Страна: Россия
Город: Чистополь