XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тукай әкиятләре өйрәтте

Тукай абый әкиятләрен

Нәни чактан өйрәндем.

“Туган тел”не, “Карлыгач”ны

Бакчада ук көйләдем.

Тукай әкиятләре белән

Тел дөньясына кердем.

Туган телем — иң татлы тел,

Кирәк икәнен белдем.

“Шүрәле”сен ерак әби

Сергә төреп укыды.

«Урманнарда ялгыз йөрмә,

Белеп тор, улым,» — диде.

Шүрәленең озын бармак,

Төшләргә бик еш керде.

Саклык кирәге һәркемгә

Канга да иртә сеңде.

“Су анасы”н абый белән

Бакчада ук өйрәндек.

Әнинең агач тарагын

Тотып әкиятсөйләдек.

Шуңа безнең балачак та

Әкиятләргә уралган.

Күңел дөньясына алар

Кечкенәдән юл алган.

“Туган тел”не сеңлем җырлый,

Мин дә аңа кушылам.

Сәхнәләрдә дә җырларбыз,

Сез дә тыңларсыз дип торам.

И сабыйлар, диеп дәшкән,

Безне эшкә өндәгән.

Эш агачының җимешен

Татытырга теләгән.

Тукай әкиятләре аша

Зур дөньяга юл алам.

Өйрәнсен һәркем яратып,

Изге теләктә калам.

Зарипов Газиз Дамирович
Страна: Россия
Город: село Новый Мичан