XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тукай булып кара

Шагыйрь булу авыр, ә син өстәвенә

Булып кара милләт сакчысы.

Халкың өчен утка, суга да кер,

Тунаса да ятимлекнең зәһәр камчысы.

Яланаяк бозда торганда да,

Ачылмаслык ишек төбендэ.

Өметеңне син җуймыйча җырла

Газиз моңлы ана телеңдә.

Сөрән сал син, без китмибез, диеп,

Кара йөзләр илдән куса да.

Миңа җылы дип әйт, илеңдәге

Салкын битарафлык буса да.

Җәннәт вәгъдә иткән чагында да,

Тигәнәкле үз тугаең сайла.

Туры юлдан тайпылмыйча атла,

Күкрәгеңдә ялкын һәм дәрт барда.

Шагыйрь түгел, Тукай булып кара

Бөтенләйгә димим-бер көнгә,

Якасына килеп ябышса да,

Баш имәгән хәтта үлемгә.

Гимадиев Самат
Страна: Россия