Принято заявок
2110

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тукай безнең күңелләрдә.

Тукай безнең күңелләрдә.

1.Тукай безнең күңелләрдә

Бик күп вакыт үтсә дә.

Гомер йомгагын яшләйчә

Әкрен – әкрен сүтсә дә.

  

2. Туып – үскән губернасы,

Уезды да Казанда.

Балачак еллары үткән

Кушлавыч авылында.

 

3.Биш ай тулгач Габдулланың

Мәхрүм була әткәсе.

Тукайны үстерәләр ич

Шәрифә дә әнкэсе.

 

4.Хәрефләрне укырга ул

Өйрәнә бабасыннан.

Кушлавычның мулласыннан

Укымышлы кешедән.

 

5.Укый белгәч гашыйк була

Пушкин әсәрләренә.

Татарчага тәрҗемә итә

Крылов бәетләрен дә.

 

6.Бастыра ул шигырьләрен

“Фикер” белән “Уклар”да

Журнал битләре дә калмый

“Яшен”,”Ялт-йолт” иткәндә.

7. Аның язган шигырьлэре

Гимн булып яңгырый.

Туган якка,туган телгә

Кала белэ тогыры.

8. Габдулланың шигырьләре

Халык көйли башлаган.

Телдән-телгә күчеп килгән

Архивларда ятмаган.

9. Татар халык поэты,- дип

Таныла ул Габдулла.

Тәрҗемәче,җәмәгәтьче

Критик, публицист була.

 

10. Туса да ул Кушлавычта,

Укыган бит Кырлайда.

Ике араны тигезләп

Чаптырган “Пар атлар”да.

 

11. Кыска гына гомерендә

Күргән ул бик күпләрне.

Муллаларның тар күңелен

Татыган ул үзендә.

 

12. Шуңа гына карамастан,

Калдырган ул халыкка

Хикәясен, шигырьләрен

Мөхәббәт — туган якка.

 

13. Уянган мәхәббәте дә

Беренчедән, китаптан.

Җан-тәненең рәхәтлеген

Тойгак дәрман китаптан.

14. Өндәгән ул халыкларны

Яратырга үз телен.

Үз телен генә яраткан

Ярата алган Илен.

15. Тукай безнең куңелләрдә

Бик күп еллар  үтсә дә.

Тукай елы үткәрәләр

ТЮРКСОЙ илләрендә дә.

16. Тукай белән горурланып

Укыйбыз әсәрләрен.

Балаларга җиткерербез

Халкыбызның иҗатын.

ТЮРКСОЙ- международная организация тюркской культуры.

 Авторы: Нигъмәтҗанова Арина Радик кызы, 12 яшь

Башкортостан Республикасы Бишбүләк районы Елболактамак авылы

Нигметзянова Арина Радиковна
Страна: Россия
Город: с.Елбулактамак