Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тукай абый

Бөек шагыйрь дигәч уйга

Килә бит безнең Тукай!

Аны белмәгән татарлар

Дөньяда ул,юк бугай.

Һәр бала таныша аның

Матур иҗаты белән.

Иң матур әкиятләрне

Ул язган диеп беләм.

“Су анасы” һәм “Шүрәле”

Күңелдә урын алган.

Шул сихри әкиятләрдә

Матур балачак калган.

Бик күп аның шигырьләре

Матур әкиятләре…

Күпләргә бик таныш булган

“Бишек җыры” бар әле…

Габдулла Тукай исеме

Ул бит йөрәк түрендә.

“Тукайны “ укып үскәннәр

Әллә кайда күренә.

Һәр кеше белеп сакласын

Иҗатын бу шагыйрьнең

Белми калып,тик заяга

Уздырмасын гомерен

Сагдиева Язиля Ильшатовна
Возраст: 16 лет
Дата рождения: 14.04.2006
Место учебы: МБОУ Гимназия № 20 имени Абдуллы Алиша Советского района г.Казани
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Агрызский муниципальный район
Город: Казань