Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тугрылык. (Әкият)

Моннан күп еллар элек Карга мөдир, Саескан идарәче, Үрдәк ярдәмче булган заманда яшәгән, ди, бер авылда Карт белән Карчык. Авыл дигәч тә, сез кешеләр бик күп яшәгән зур авыл дип уйламагыз, ул авыл нәкъ бүгенге бетеп баручы авыл кебек үк булган. Анда өйләр бер-бер артлы тезелешеп торсалар да, алар ямансулап, авылдан чыгып киткән хуҗаларын моңсуланып көтеп утырганнар. Әлеге авылда бары тик бер генә гаилә яшәп калган.

Бу авыл табигатьнең шундый матур урынында урнашкан икән: тирә-якта яшел калын урманнар, тирән күлле балыклы елгалар, салкын сулы чишмәләр ага икән. Шуңа күрә Карт белән Карчык ялгыз гына калуларына бер дә борчылмаганнар. Урман аларны туендырган, җиләк-җимешен, чикләвеген, гөмбәсен, шифалы үләннәрен күп итеп җыя торган булганнар. Кыш чыгу өчен утынны да җитәрлек әзерлиләр икән. Урмандагы кошлар иртән үзләренең шат тавышлары белән бөтен авылга ямь биреп торганнар. Ачык тәрәзә аша кереп, Карчык пешергән ризыклар белән тукланганнар, Картның иңбашына кунып, үзләренең матур җырлары белән аларның күңелләрен күтәргәннәр, яшәү көче биргәннәр.

Карт белән Карчык үз көннәрен үзләре күргән, яшәү өчен җиң сызганып эшләргә кирәклеген белеп, көннәр буе хезмәт куйганнар. Буш бакчаларга бодай чәчкәннәр. Көзен өлгергән ашлыкны урак белән урып, көлтә бәйләгәннәр, башакларны уып бодайдан кул тегермәне белән он ясаганнар. Шул оннан Карчык тәмле ризыклар пешергән.

Көннәрдән бер көнне Карчык Картны шәһәргә барырга күндергән. Аңа тәмле, татлы ризыклар алырга кушкан. Карт урманнан җыйган җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвекләрне кәрзингә салып юлга чыккан. Бик тиз барып җиткән ул, юлы да уңган. Инде урман күчтәнәчләрен шәһәр ризыкларына алмаштырып, кайтырга чыгам дигәндә генә базарның бер почмагында халык җыелганны күргән. Барып караса, бер ир эт баласы сата икән. Картка эт баласы бик ошаган, алган сый- нигъмәтләренең яртысын биреп, эт баласын сатып алган да өенә кайтып киткән. Карчык баштан Картны ачуланса да, соңрак эт баласына үзе дә ияләшкән, ди. Иркәләгәнне бик яратканга анарга “Куштан” дип исем биргәннәр.

Яхшы тәрбиядә торганга Куштан ай үсәсен көн үскән. Урманга барганда Карт инде этне дә үзе белән ияртә икән. Куштан урман җанварлары белән бик тиз дуслашып киткән, бигрәк тә Кыр Кәҗәсен үз иткән. Тора бара аны үзләренә авылга ияртеп кайткан. Карт Кәҗәне ашаткан, шулай итеп кулга ияләштергән. Кәҗә инде бөтенләйгә авылда торып калган, Карт белән Карчыкка, дусты Куштанга күп итеп сөт бирә икән. Хәзер аларның тормышлары тагы да яхшырган, Кәҗә сөте эчкәч, сәламәтлекләре арткан.

Бер көнне Карт урманга гөмбәгә киткән. Көтмәгәндә ул ике бүрегә юлыккан, бик каты итеп сызгырган Карт. Шул тавышны ишетеп, Куштан бик тиз ярдәмгә килгән, бер бүренең аягыннан эләктергән, ә Карт икенче бүрене чыбык белән сыйлаган, ди. Бүреләр көчкә качып котылганнар, инде яңадан бу урынга килмәс булганнар.

Шулай матур гына яшәп яткан вакытта, бу йортка да кайгы килгән. Этләре чыгып киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмаган. Барысы да зур кайгыгы батканнар, бигрәк тә Кәҗә дустын юксынган. Хәзер йортта ул берүзе генә торып калган. Карт белән Карчык та бик юксыналар икән этне. Ул бит аларга иптәш тә, йортның сакчысы да булган. Урманда адашкан чакларда Картка юл күрсәтүче дә эт булган. Хәзер нишләргә инде? Кәҗә белән Карт көн саен иртүк этне эзләргә чыгып китәләр икән дә, караңгы төшкәч кенә кайтып керәләр, ди, тик Куштанны таба алмыйлар икән.

Көннәр, атналар, айлар үткән, инде салкын кыш якынлашкан. Карт инде хәзер урманга сирәк йөри башлаган, күп вакытын йорт, бакча эшләренә багышлаган. Хаман нидер чәчкән, нидер урган алар.

Кыш та җиткән, тирә-якны кар өемнәре каплаган. Шундый суык төннәрнең берсендә Карчык урамда ят тавышлар ишеткән. Карт белән урамга чыксалар, Куштан үзенең өч баласы белән капка төбендә утыра икән. Куштан Карт белән Карчыкны койрыгын болгый-болгый ялаган, аннары Кәҗә янына йөгергән. Бу хәлне күргән картларның күзләреннән яшь бөртекләре чыккан, этнең тугрылыгы аларның күңелләрен тагын да йомшарткан. Әле алар бүген дә җидәүләшеп, дус, тату булып яшиләр икән. Аларның дуслыгына барча урман кошлары һәм урман җанварлары соклана икән.

Гафиятуллина Зарина Ривалевна
Страна: Россия
Город: Чистополь