Барып кайткаладым чит илләргә,
Көньякта да ялда булган бар.
Бер җиргә дә барып йөрисе юк –
Үзебездә матур җирләр бар.
…Тирә-якта шаулап урман үсә,
Колач җәеп ага Ык суы,
Саф һавалы талган искән җиле
Баса синең йөрәк ярсуын.
Берни белән алыштырып булмый,
Безнең якта булган ялларны;
Балык тотып, җиләк, гөмбә җыеп,
Су коенып узган көннәрне.
Читтә йөреп кайткач арта гына
Туган якның даны, кадере.
Кайда гына яшәсә дә кеше,
Туган ягы булсын кадерле!