Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Туган ягым»

Туган ягым

Туган ягым, синең  һәр фасылың 

Узенчәлекле  матур,

Читкә китеп барганнар да

Сине  сагынып кайтыр.

 

Җәен җиләк җыйган елгаларың,

Шау чәчәкле иркен болыннар,

Күлләреңдә аккош йөзә синең,

Мондый җәннәт тагын кайда бар!?

 

Көзен синең басу – кырларыңда

Диңгез кебек шаулый игеннәр.

Җанга дәва чишмә суларыңда

Кер чыйкыйлар уңган киленнәр.

 

 Кышларыңда    әкияттәге кебек,

Ак мамыкка күмелә авылым.

Тауларыңда чана- чаңгы шуып,

Үсә синең һәрбер сабыең.

 

 Язлар җиткән саен яшәрәсең,

Кошларың да кайта сагынып.

Мондый гүзәллекне күргән кеше

Китә алмас синнән аерылып.

 

Җанга җылы, тәнгә сихәт бирә

Туган җире һәрбер кешегә.

Ә без, дуслар, туган яклар белән

Горурлананып яшик гомергә !

Габдрахманова Зиля Рафисовна
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 01.01.2006
Страна: Россия