Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган ягына әйләнеп кайта. Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр, авыллар бик күп. Тик бөек татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәттә, Татарстан республикасында гомер кичерә. Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикаларның берсе. Шулай ук хәзерге Татарстан йөздән артык милләткә туган йорт, туган як. Ул күпмилләтле республика. Татарстан үзенең бай тарихы һәм табигать ресурслары белән халкында горурлык хисе уята. Зур уңыш бирә торган киң басулары, миллионлы халыклы шәһәрләре,көчле завод-фабрикалары,музей-театрлары, берсеннән-берсе матур, төз авыллары белән дан казанган республика ул.
Менә шул зур республиканың кечкенә бер почмагында минем туган авылым – Гаделша бар. Минем туган авылым бик матур җиргә урнашкан. Үземнең тора торган туган җиремне мин яшел бишеккә тиңләр идем. Безнең өй каршында гына зәңгәр сулы мул Аръяк елгасы агып ята. Ул елганың матурлыгы ис китәрлек! Ел әйләнәсендә без шул елга буенда. Җәен үрдәк, каз үстерәбез,чумып-чумып коенабыз, көзен абыйлар белән салда рәхәтләнеп йөрибез, кыш җитүгә чана-чаңгыда шуабыз, ә язын инде, сез ташу вакытын күрсәгез, исегез китәр!? Ул матурлыкны язып бетерә торган түгел. Өй артыбызда ямь- яшел болын сузылган. Андагы җиләк, төрле-төрле чәчәкләрнең исәбе-хисабы юк!
Күпләр чит илгә кызынырга, ял итәргә барырга хыяллана. Ә миңа — чит илнең кирәге юк, чөнки миңа монда да рәхәт. Менә укуымны тәмамлап, авылга яраклы берәр һөнәргә укырмын да, кире авылга әйләнеп кайтырмын. Чөнки киләчәктә мин авылымның тагын да бай, матур, тирә-якка даны таралуын телим. Мин яратам сине авылым!
Кошлар да бит үз оясын эзләп
Кире кайта очып, сагынып.
Мин дә сиңа кайтырмын, авылым,
Хисләремнән ташып,ашкынып.