Туган як, туган туфрак
Якын, кадерле сүзләр.
Минем бу фикерем белән
Килешер бар кешеләр.
Авылның бай туфрагында
Үсә ямь-яшел чирәи.
Җәй көнендә шул чирәмдә
Туйганчы уйнап керәм.
Урманнар туфрагында
Үсә төрле гөмбәләр.
Кеше дә җыя аны,
Алып китә керпеләр.
Биек тау битләрендә
Пешә кып-кызыл җиләк.
Мин дә җыям аларны
Бик тырышып, бик теләп.
Туган як туфрагында үсә
Күп төрле сый-нигъмәтләр.
Шуның өчен Җир анага
Күрсәтик зур хөрмәтләр.
Менә шундый уңдырышлы
Туган ягым туфрагы.
Рәнҗетмичә, кадерен белеп
Сакларга кирәк аны.
Җире байның — иле бай бит,
Яшибез без бик рәхәт.
Уңдырышлы туфрак өчен
Ходаемга мең рәхмәт.