Туган ягым табигате
(нәсер)
Кырларга һәм далаларга чыксаң күкрәкне тутырып сулыйсы, канатлы дусларыбыз белән бергә күккә күтәреләсе, киңлекләргә таң калып, әлеге гүзәл манзараны югарыдан күзәтәсе килә. Күптөрле тереклек дөньясын сыендырган Ык елгасы буйлап тезелеп киткән тау тезмәләренә менәсең, кошлар тавышы астында җан тынычлыгын тоясың, тормыш ыгы-зыгыларыннан онытылып торасың. Әмма – бу хәзинә тулаем әкият түгел. Бу – безнең җиребез. Бу – безнең яшәгән төбәгебезнең табигате.
Алсу таңнары, кыска төннәре белән килгән ямьле җәй көне. Мин, Тегермән тавы дип аталган, тау башында утырам. Аста тау итәгенә сыенып әрәмәлекләр арасыннан, көмеш Ык елгасы уралып-уралып ага. Зәңгәр күкне киң канатлары белән ярып, акчарлаклар оча. Аларның бер-берсен сәламләүләре әллә кайларга ишетелә. Җанга рәхәтлек бирә торган иркен бер хозурлык… Шунда битемне, чәчләремне иркәләп, җылы җил исеп үтте. Нинди хуш ис бу? Як-ягыма игътибарлырак карасам үги ана, бака яфрагы, кылганнар арасында бер учма мәтрүшкәләр үсеп утыра. Гаҗәп, бу урында бик очрамый иде ич алар. Хәер әрем дә, гөлҗимеш куаклары да күренә. Элегрәк бу тирәдә алар да юк иде.
Үләннәрнең хуш исе минем бар булмышымны били, алар, әйтерсең лә: “Кил, өзеп ал безне!”- диләр. Берсеннән-берсе уздырырга тырышып, әй бәхәсләшәләр үзләре! Әнә мәтрүшкә ашыга-ашыга хәбәр сөйли: “Салкын тиюдән дә, чәй тәмләтергә дә файдалы мин. Ә сез мине җыймыйсыз”. Аңа бака яфрагы кушыла. Бусының тавышы калынрак булса да, ягымлы: “Син генә инде чирдән дәвалаучы! — диде ул мәтрүшкәгә. — Мине дә күрүче юк, таптап кына үтәләр. Яраларны төзәтүче, йөткерүдән шифа бирүче икәнемне беләләр микән?” Күзем усак агачына төште. Усак – кайгы билгесе, диләр халыкта. Ә табиблар аның кайрысы тәмәке тартудан йөткерүгә сабышучыларга файдалы, диләр.
Әнием дару үләннәрен, төрле яфрак-тамырларны җыеп киптереп куя. Кышын, авырый башласак, тиз генә кирәклесен төнәтеп эчертә. Ни гаҗәп, файдасы тия, шундук аякка баса идек. Дөрес булса, хәтта яман чирләрне дә үләннәр белән дәваларга мөмкин, диләр.
И табигать! Тормышыбызның яме, яшәвебезнең чыганагы син! Ә без елга буйларына өеп-өеп тирес түгәбез. Тракторларларның тупас чылбырлары хәтфә үләнне изеп-сытып үтә, елга-күл өсләрен нефть-мазут элпәсе каплый. Кулы сынган гөлҗимеш малае, имгәтелгән шомырт кызы шулай дип зарландылар миңа…
Уйлана-уйлана дару үләннәре җыйдым. Кайтырга вакыт җитте. Кинәт Ык елгасы өстендә дулкыннар биешеп алды. Өстән, югарыдан караганда бу манзара бигрәк соклангыч иде. Әһә, белдем, бер шаян балык, “Сау бул!” дигәндәй, уйнаклап кире суга чумды.
Елганың талгын агышына әсәрләнеп, моңаеп баеган кояшның кызгылт нурларына сокланып, илаһи бер халәттә өйгә таба атладым.
Рәхәтлек, хозурлык биргән табигатебезнең мәңгелек яшәешен тәэмин итү – безнең буынга төшкән җаваплы бурыч.