Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
ТУГАН ЯГЫМ — ЙӨРӘГЕМДӘ МИНЕМ

Туган ягым — йөрәгемдә минем,

Олы бер хис, сүнмәс дәртем син;

Яшәү көчем, илһам, сөю назым,

Йөрәк маем – газиз Дүртөйлем.

Сулап туймас саф һавасы белән

Дәрман бирә урман-күлләрең,

Агыйделең, чишмәләрең суы

Һәр көн өсти тәнгә сихәтен.

Табигате — мулдан, халкы — уңган,

Бар эш килә оста кулыннан,

Гөл-чәчәктәй итәр туган җиркәемне

Эшчән егет, сылу кызларың.

Көмештән саф, алтыннардан кыйммәт

Иң бәһале тагын бер сыйфат —

Саклап калган ата-бабаларым,

Туган телем — олы бер дәүләт.

Туган телен кадерләгән халык

Кадер-хөрмәт кенә казанган;

Ата-бабам васыять иткән

Бөек Тукай теле данланган!

Туган ягым — йөрәгемдә минем,

Туган телем — сүнмәс дәртем син.

Яшәү көчем, илһам, сөю назым,

Туган җирем – гүзәл Дүртөйлем.

Фазылова Ленара Ильфатовна
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 31.07.2005
Место учебы: МБОУ СОШ № 1
Страна: Россия
Регион: Башкортостан(Башкирия)
Город: Дюртюли