Туган авылым.
Туган авылым җанга шундый рәхәт бит син,
Сагынып кайтам кая барсам да.
Чишмәләрең җырлап каршы ала,
Киң колачын җәя болыннар.
Матурлыкның үзәгендә ,
Урнашкан безнең авыл.
Чүт-чүт итеп кошлар сайрый,
Ага тын гына елга.
Әй авылым, Шушма буйлары,
Сагынам ямьле басу-кырларын.
Тау башында үскән ак каен
Сиңа кайтам сагынган саен.
Әти белән әнигә.
Тырыш булырмын әни,
Әйбәт булырмын әти.
Сезне бик нык яратам,
Сөендерермен әле.
Сез бик чибәр,акыллы,
Тоям гел кайгыртуны.
Сез яныбызда булганда,
Тоймыйбыз авыртуны.
Актырнак.
Минем дустым Актырнак,
Тырнаклары шундый ак.
Бик тәртипле, бик тыйнак,
Күнеле дә керсез,пакъ.
Ашый ул ит тә ипи,
Яныннан бер дә китәсе килми.
Озатып кала иртәсен,
Белә ничек итәсен.
Яратам мин этемне,
Менә шундый дустымны.